Forwarded from Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
Сәламәт тәндә - сәламәт хәтер!
Дуслар, сезне #1552run акциясендә катнашырга чакырабыз чакырабыз
Октябрь ае — татар халкы тарихында фаҗигале эз калдырган ай. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап ала, шул вакыттан татарлар үз дәүләтчелеген югалта. Ләкин халык хәтере гасырлар дәвамында саклана.
Әлеге вакыйгаларны, туган җирен яклап шаhит киткән бабаларыбызны искә алу буларак, 1989 елдан башлап октябрь аенда татар җәмәгатьчелеге Татарстанның төрле шәhәрләрендә Хәтер көне оештырды. Соңгы елларда бу активлык, кызганыч, сүрелә барды.
Дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарларны без быел бергәләп Хәтер көнен билгеләргә чакырабыз.
12-13 октябрь көнне теләгән hәркем түбәндәге сылтама аша теркәлеп, үз шәhәрендә, авылында теләгән ераклыкта йөгереп, үзенең күпме араны йөгереп узганын теркәп куя ала.
Максатыбыз — бергәләшеп 1552 кмны тутыру! Социаль челтәрләр өчен уртак hәштәг #1552run
https://1552.tatar/

1552.tatar
#1552run
Наша цель – совместными усилиями собрать 1552 километра в память о павших защитниках Казани. Каждый участник марафона может вносить свои пробежавшие километры на сайте.