Tatnews Tatar
8.8K subscribers
3.7K photos
2.51K videos
3.07K links
Татарстан Республикасының беренче социаль ММЧ.

📰 Видеорепортажлар, әңгәмәләр һәм Татарстан яңалыклары

Безнең аккаунтлар:
💥 Барча яңалыклар рус телендә @ttrstnnws

🌊 Кама арты яңалыклары @kompleks_media

🛢️ Нефть башкаласы яңалыклары @media_neft
Download Telegram
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Татарстан урамындагы бинасына күчә.

Бу хакта Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта документлар ясала. Без бу хәбәрне бик әйбәт кабул иттек. Үсәргә кирәк бит инде, анда мөмкинлекләр зуррак, ике зал бар: зур зал, кече зал. Аллаһ теләсә, матур гына итеп күчәрбез. Коллектив та әйбәт кабул итте. Күченү чоры гел тынгысыз була бит инде ул. Бер фатирдан икенчесенә күченгәндәге кебек. Андый гына әйберне узабыз инде. Настрой, оптимизм бар. Күченүнең төгәл датасы юк әле, әйткәнемчә, документ эше бара. Эше күп бит: камаллар үзләре китәргә, бинаны безгә тапшырырга тиеш, без үзебезнең бинаны тапшырырга тиеш», — дип сөйләде җитәкче.


Аның сүзләренчә, Тинчурин тетарының хәзерге бинасының киләчәге әлегә билгесез. Тинчурин театры спектакльләрен әлегә үз бинасында куя.

«Спектакльләр куела. Август, сентябрьдә монда эшлибез әле», — диде ул.


Чыганак: ТИ

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
4🔥1
🌟🌟🌟 «Аигел» төркеме солисткасы Айгөл Гайсина «TikTok»та үзенең җырларын татарчадан русчага тәрҗемә итә.

Җырчы инде үзенең иң популяр җырларының берсе «Пыяла»ны тәрҗемә иткән.

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥72
Муса Җәлил әсәрләре Россия халыклары әдәбияты программасына кертеләчәк.

РФ Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская белдерүенчә, мәктәпләрдә Россия халыклары әдәбиятын беренчедән унберенче сыйныфка кадәр үзләштерәчәкләр.

«Россия Федерациясе халыклары әдәбияты, күп еллар эчендә беренче тапкыр, бөтен постсовет тарихында беренче тапкыр дәреслекләрдә 1-11 сыйныфларда тәкъдим ителәчәк...Һәр елны блок — Россия халыклары әдәбияты булачак. Беренчедән дүртенче сыйныфка кадәр — Россия халыкларының әкиятләре һәм риваятьләре. Бу искиткеч һәм һәрвакыт бик атмосфералы, бу билгеле бер колорит, ул офыкны киңәйтә... 5 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр һәр сыйныфта бер автор — Муса Җәлил, Рәсүл Гамзатов, Юрий Рытхэу булачак», — диде Ямпольская.


Ямпольская сүзләренчә, бишенче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр һәр сыйныфта бер автор тәкъдим ителәчәк. Югары сыйныфлар өчен әдәбият буенча яңа бердәм дәреслекләр мәктәпләрдә 2026 елның 1 сентябренә, ә башлангыч сыйныфлар өчен 2027 елның сентябренә әзер булачак.

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥3
💐 Татьяна Ефремова – заслуженная артистка РТ!

Поздравляю!!!

🌷Иптәшләр Татарлар
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3
Бүген Рөстәм Фәтхетдинов Россиянең боҗралы узышлар сериясендә туринг классында беренче урынны алды.

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5👍4🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🌟🌟🌟 Алия Төхвәтуллина русча җырлый башлады.

Шимбә көнне Карамалы-Гобәйдә җырчының беренче рус җыры премьерасы булды.

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😱53👍3
Forwarded from ГАЛИМОВА
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Доброго солнечного утра!
4
Tatnews Tatar
🌟🌟🌟 Алия Төхвәтуллина русча җырлый башлады. Шимбә көнне Карамалы-Гобәйдә җырчының беренче рус җыры премьерасы булды. 🌟 TatNews Tatar
Җырчы Алия Төхвәтуллинага мактаулы исем бирелде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җырчы Алия Төхвәтуллинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелү турындагы указга кул куйган.

Бу турыдагы карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 14 июльдә имзалаган. Аңа мактаулы исем музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бирелгән.

Чыганак: ТНВ

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5👍5
Җырчы Ислам Кәлимуллинның никахы узды.

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍63
Быел «Печән базары» дизайн маркеты 4 көн дәвам итәчәк.

Чара Казанда, Кабан күле яр буенда 26-29 август көннәрендә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 2025 елгы Печән базары татар йорты, аның эчке бизәлеше һәм татар көнкүреше темасына багышланачак. Шул сәбәпле, нәкъ шушы темага туры килгән әйберләргә өстенлек биреләчәк.

Маркетта бары тик кулдан җитештергән һәм татар милли үзенчәлекләрен (айдентикасын) чагылдырган әйберләр тәкъдим ителә.

Маркет быел август аена планлаштырылган Милләт Җыены кысаларында узачак. Монда катнашучылар өчен төрле чаралар, очрашулар, остаханәләр каралган.

Чыганак: ТИ

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5🔥4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Әңгәмәбезнең соңгы өлешендә Зәринә Асылкаева татар эстрадасы артистлары арасындагы дуслык һәм хейтерларга булган мөнәсәбәте турында сөйләде.

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍1🤔1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
🌟🌟🌟 Баянчы, халыкара бәйгеләр җиңүчесе, Кариев театры актеры Ильяс Шәрипов беренче тапкыр әти булган.

Тормыш иптәше Гөлшаһидә аңа малай бүләк иткән.

«Төкле аягың белән, улыбыз! Бүген тәүге тапкыр әти-әни булган көнебез», — дип язды музыкант үзенең сәхифәсендә.


Сабый, әти-әнисенең туй көненә бүләк булып, 28 июль көнне дөньяга аваз салган. Ильяс белән Гөлшаһидә узган ел шундый ук матур июль аенда никахларын рәсмиләштергәннәр иде.

Чыганак: Интертат

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🤩 Песня «Барыбер» Дышать звучит в сериале «Циники» на okko!

🌷Иптәшләр Татарлар
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥5
TMG: TATAR RADIOSI һәм ТМТV оештырган иң шәп TATAR NIGHT CLUB дискотекасында көтеп калабыз сезне 🔥

31 июльдә безнең махсус кунаклар — Илмира Нәгыймова, Игорь Дмитриев, Илзирә, алар сәхнәдә сине көтә 😍

Безнең алыштыргысыз диджей, ремикслар остазы Dj Али 😎

KazanMall терассасы, керү ирекле.
31 июль 20:00.

Килми калма, күңелле булачак!

Яшь чикләве 12+

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤔2
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә кулланырга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеген бастырды.

Уку материаллары берничә категория укучылар өчен эшләнгән. Алар арасында — рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләре, татар телен туган тел буларак өйрәнү өчен ярдәмлекләр, шулай ук 6-9 сыйныф укучылары өчен туган рус теле дәреслекләре.

Нәшрият сыйфатында «Мәгариф-Вакыт», «Мәгариф», Татарстан Фәннәр академиясе нәшрияты һәм Татарстан китап нәшрияты чыгыш ясый. Дәреслекләр филология һәм укыту методикасы өлкәсендә эшләүче белгечләр тарафыннан әзерләнгән. Барлык уку материаллары кирәкле экспертиза узган һәм белем бирү процессында федераль таләпләргә туры килә.

🌟 TatNews Tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM