Мәктүпләр / مكتوبلر
1.12K subscribers
519 photos
19 videos
36 files
346 links
Моны ник яздың дип кылма мәлямәт,
Ки калсын без фәкыйрьдән бер галәмәт.
Download Telegram
Наш форум подошел к концу — благодарим каждого спикера за отличные выступления. Удалось охватить очень широкий набор тем: от исламизации Западного Кавказа до концепции "татарского" ислама в интернете.

Цель форума — предоставить площадку для трансляции исламских исследований со стороны молодых активных мусульман полностью удалось реализовать.

Мы очень рады, что спикеры смогли познакомиться друг с другом, завести новые связи и обсудить дальнейшую совместную работу.

Модераторами дискуссии выступили: Асфар Шаов, Данияр Мухаметов, Рашид Исхаков и Йосыф Шангараев. Благодарим модераторов за их экспертную оценку и вопросы по докладам.

Отдельно хотим поблагодарить МРОМ "Инициатива" за предоставленную площадку, издательство "Даруль-Фикр" и ИА "IslamNews"за подаренные участникам форума книги.

Часть видео мы постепенно выложим на нашем ютуб-канале, текстовые материалы появятся в телеграме.
Forwarded from Rishat Dunaev
Ассаламу алейкум уа рахматуллахи уа баракатуху, братья и сестры.

Альхамдулиллях, каждый из нас ежедневно по своей возможности участвует в выкупе МРОМ «Инициатива». Всем джазакумуллаху хайран!

Посоветовавшись с уважаемыми хазратами, мы решили запустить акцию «Дом в Раю». Хотим, чтобы участвовали как можно больше мусульман со всей России.

Суть акции состоит в квотной системе, а именно 5000 рублей с каждого мусульманина. На данный момент осталось собрать примерно 17,5 миллионов рублей. По акции одна квота равна 5000 рублям. При желании можно закрыть 2, 5, 10 квот, ограничений нет.

Наша задача — максимально распространить информацию об этой акции и соответственно закрыть сбор уже в ближайшее время. В этой акции могут участвовать еще больше мусульман и неравнодушных людей.

Акция в цифрах
3500 человек по 5000 рублей — и сбор будет закрыт ин шаа Аллах. К общему сведению, только в Москве насчитывается 4 миллиона мусульман. Я верю, что, объединившись, мы сможем быстро закрыть этот сбор ин шаа Аллах!

Большая просьба — распространить сообщения, объявления и картинки об акции по группам, каналам и переслать знакомым.

Данный проект немного затянулся. Но, видимо, Всевышний так хочет. Нам важно сейчас быстрее закрыть этот проект и двигаться дальше — запускать новые проекты и направлять нашу энергию в них.

Поэтому — гааааз🚀🚀🚀

Акционная ссылка здесь - Mroms.ru/promo

Прошу поддержать
максимально!
Әгәр дә ел сүзен сайларга кирәк булса, нинди сүзне сайлар идем икән?

«Мәктүпләр» каналында 2024 нче милади елның сүзе –

МИКРОТАРИХ булсын.

Микротарих хакимият билгеләгән шартларда кешенең үз-үзен тотышын аңларга, аңлатырга тырыша. Микротарих кешене сайлау ясарга сәләтле, тарихта үзенең йогынтысын сизгән актор буларак күрә. Әлеге юнәлеш башка интеллектуаль традициягә – кешене «халык массасы», зур төркемнәрнең (милләт/өммәт/дәүләт) бер көчсез бөртеге, аларның пассив объекты буларак билгеләүгә каршы тора.

Микротарих – ул метод та, оптика да. Бер кешенең тормышы, хәтта берәр кечкенә генә вакыйга – казус – аша кеше яшәгән җәмгыять турында бик күпне ачыклап була.

Әлбәттә, мондый оптикада олы, күләмле, гомумиләштерүчән нарративларга таянып булмый, шуңа тарих челпәрәмә килеп меңләгән кыйпылчыкларга таркала. Милләт, өммәт, дәүләт тарихы бүтән бербөтен хикәяне тәшкил итми, алар арасындагы киеренкелек (бәлкем кемгәдер «кисешүләр» сүзе күбрәк ошар) яңа, продуктив тарихи күзаллауларны булдыра. Ул күзаллауларда гади кеше мөстәкыйль карарлар кабул итә ала торган акторга әйләнә. Андый акторның максатларын зур нарративлар аша гына, «милләт өчен», «дин өчен», «ватан өчен» дип кенә аңлатып булмый.

Һәрберебез төрле контекстларда яши, безне берләштерерлек әйберләр күп тә, күп тә түгел сыман. Ничек кенә булса да, киләсе елда үзебезнең тетрәндерерлек вакыйгаларның мәхбүсе түгеллегебезне, ихтыяр көче сахибе булуыбызны тагын да яхшырак аңларга тырышыйк.

#academia@mektupler
Бүгенге көндә Россия мөселманнары тарихы (шул исәптән татар тарихы да) галимнәр арасында зур, бик кызыклы бәхәсләр уята – бигрәк тә чит ил академиясендә. Ни кызганыч, ул бәхәсләр бездә гомумән яктыртылмый диярлек. Бездә хәтта гуманитар өлкәдә белем алучылар да бу бәхәсләр турында белми кала – димәк, фикер алышуда катнашмый булып чыга. Ә ул фикер алышулар, баксаң, чыннан да бик четерекле, “болгармы без, татармы?”, “татар бетәме, юкмы?” темалары белән генә чикләнми. (Әлбәттә, безнең арабызда да свежий фикерләрен җиткерә белгән галимнәр бар – тик аларны я тыңламыйлар, я аңламыйлар, я дөрес аңламыйлар).

Дини оешмаларыбыз да, күпме генә тырышсалар да, халыкара дәрәҗәдә танылырлык Россия мөселманнары тарихы буенча тикшеренүләр үткәрә алмый. Энҗе бөртеге булып торган берничә искәрмәне исәпкә алмаганда, күпчелек хезмәтләр 80 нче еллардагы совет нарративларын кабатлап тора, иң яхшы очракта позитивист (позитив түгел) “ачышларга” бай була, ә иң начар калыпларда милләткә мәдхия килеп чыга. Кыскасы, халыкара фәнгә якынаеп булмый һаман.

Әлеге проблеманың чишелеше бар. 2020 нче елдан бирле НИУ ВШЭда “Мусульманские миры в России (история и культура)” магистратурасы эшләп килә. Программада Россия мөселманнары тарихына кагылышлы җитди дискуссияләр яктыртыла. Безнең (каналыбыз әбүнәчеләре) өчен, бу ата-бабалырыбыз яшәгән дәверләрне яңача, заманча, тарих фәненең барлык яңа шаукымнарына, методларына, сорауларына килештереп, төпләп өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.

3 нче февральдән башлап, 2025/2026 нче уку елында программага керүнең ике юлы ачыла: 

1) “Раннее приглашение” бәйгесе. Әгәр дә сез бакалавриатны бетергән булсагыз, яисә бакалавриатның соңгы курсында укысагыз, сез дүшәмбедән башлап кирәкле документларны җыеп, программага заявка җибәрә аласыз. Бәйгене уңышлы узсагыз, сезгә инде яз көне үк программага кабул итү хаты киләчәк.

2) “Твой проект” бәйгесе. 18 нче февральгә кадәр гариза биреп, сез әлеге бәйгедә катнашкан мәлдә программада нинди темалар күтәрелгәнен, нинди эзләнү сораулары куелганын белә алырсыз. Ә җиңсәгез, сез шулай ук программага кабул ителү хатына ия булачаксыз.

Кызыксыну булса, шушы ике чарада катнашырга чакырам! Әгәр дә барып чыкмаса, җәй көне документларны кабат, төп кабул итү кампаниясе чорында биреп булачак!

Телеграм-канал: @muslimworlds_hse
https://t.iss.one/centerofislamicstudies/373

Д. Россның "Tatar Empire" хезмәте татарларның Рус патшалыгына каршы торган яңа бәйсез империя тудыруы турында түгел, әлбәттә (бу тәкъдирдә Татарстан фәннәр академиясе шәрехләре дөреслеккә туры килми), ә татарларның магистраль империя проектына параллель торган, рус патшалыгына каршы бармаган, ләкин аны күрмәмешкә салышкан империячел омтылышлары турында. Ул омтылышлар Мәчкәрә авылындагы ("шәһәрчеләргә" сәлам!) мәдрәсәгә турыдан-туры, яисә читләтеп барып тоташкан акторлар мисалында анализлана.

"Мәчкәрә челтәре" – тикшеренүче төшенчәсе, ул "челтәр" әгъзалары бу атаманы кулланмаган. Мәчкәрә мәдрәсәсен шушылай үзәккә куеп карау – яңалык, аның уңышлы яклары да, уңышсызлыклары да бар. Әйтик, гадәттә XIX гасыр ахыры контекстында гына каралган татар гаиләләре тарихын автор укучы/укытучы чылбырлары ярдәмендә иртәрәк чорлардан ук күзәтеп килә, без җәдитчеләр дип белгән шәхесләрнең гаиләләре дә, инде яшерәсе түгел, үзләре дә суфый-шәехләр нәселеннән булганы ачыклана. Һәрхәлдә, ул чылбырларны Мәчкәрә мәдрәсәсенә генә тоташтырмыйча да төзеп булыр иде, ди безгә М. Кемпер. Шулай да китап чыккач, төп тәнкыйть сүзләре башка фикергә карата әйтелде.

Д. Росс татарлар тарихын патшалык сәясәтеннән читләштереп карый (мәсәлән, ул Р. Крузның фикерләрен гомумән исәпкә алмый кебек). Патшалык фон буларак кына бирелә, ә төп сүз татарларның (дөресрәге, "Мәчкәрә челтәренең") үзләренә генә хас булган динамика турында бара. Бу карашны кайбер галимнәр, шулар арасыннан Дж. Мейер да, "ориенталистик" дип билгели. Чыннан да, бөтенләй аерым торган, параллель дөньяны гына табуга юнәлгән метод бу. Ул һәртөрле империя йогынтысын күрми, "татар империясенең" ("Мәчкәрә челтәре" әгъзаларының "империячел" проектлары) никадәр дәрҗәдә патшалык сәясәтен тәшкил иткәнен бәяли алмыйча кала. Мондый метод телеологик милли тарих, яисә цивилизатор империя нарративларын фаш итә ала (менә, карагыз, тарих гомумән без уйлаганча булмаган икән!), ләкин ул шушындый изге ниятләре белән нәкъ менә империя тудырган һәм актив рәвештә шәкелләндергән бик күп күренешләргә, йогынтыларга, кисешүләргә тиешле игътибар бирмичә кала.

#academia@mektupler
https://t.iss.one/muslimworlds_hse/25?single

Кажется, тут самое место сказать: приходите к нам учиться :)

Сделать это можно через конкурсы «Твой проект», «Раннее приглашение к поступлению» или в общем порядке летом. Подробнее о программе можно почитать тут, а можно задать вопрос в комментариях.
Forwarded from Айдар сөйли
Часто говорят, что наука не имеет границ. И вот пример.

Читаю статью про исламскую модель модернизации на примере биографии Габрашида Ибрагимова (1857 - 1944, имам, судья, путешественник, проповедник и публицист).

Автор статьи - Себастьян Цвиклински из Свободного университета Берлина. Книга издана издательством РАН при поддержке Центра славянских исследований университета Хоккайдо (Япония) под редакцией профессора ВШЭ Наганава Норихиро и профессора Гумбольдтского университета (Германия) Д.М. Усмановой.

Часть фактов автор приводит по книге профессора истории университета Мармара (Турция) Исмаила Туркоглу (почти 200 страниц посвящёны личности Габдрашида Ибрагимова).

Учёные 5 университетов в 4 странах приложили руку к появлению статьи о Габдрашиде эфенди из маленького городка Тара Омской области. Дух захватывает когда сталкиваешься с таким.
Бу мисалда, “халыклар дуслыгыннан” тыш, фәндәге төрле иерархияләрне дә күреп булыр иде, минемчә.

Шулай да, чикләр турында сүз алып барганда, еш кына чикләр тышкы дөньяда түгел, бәлки дә галимнәрнең башларында була. Кайчак ул чикләр аркасында тарихтан мөһим вакыйгалар, шәхесләр, төркемнәр сызып ташлана, яки соңрак оешкан бер төркем, бер кавем, бер милләт күзлегеннән генә карала.
Ни гаҗәп, әлеге халәт мәгълүматны “качыру”га гына бәйле түгел. “Качыру” гына булса, архивларда актарынырга иренмәүчеләр ул “качырылган” тарихны табып, безгә бәян итәрләр иде... (иттеләр дә инде.)

Җил тәк исеп кичсә ошбу рузгяр,
Дөньяда калгай бу сүзләр ядкяр
,
– дип язган Мөхәммәдъяр.

Әйе, Мөхәммәдъяр хәзрәтнең өметләре ахыр чиктә акланган (аның бәетен “Мәктүпләрдә” язып чыгарабыз бит. Ә менә теге онытылып калган фәлән хәзрәтнең мисрагъларын язып чыгара алмыйбыз). Мөхәммәдъяр өчен язма сүз – үзеннән-үзе ядкәр. Шулай да, менә бер сорау: востоковедлар, ә аннары миллият төзүчеләре тырышлыгы, инде ниһаять совет хөкүмәтенең рөхсәте булмаса, аның сүзләре безнең өчен шундый ук “ядкәр” булып калыр иде микән?

Монда башкатыргыч бер мәсьәлә – “ядкәрләрне” ясау, җыю һәм куллану [шул исәптән “саклау”] мәсьәләсе тора. Архив – ул үткән замананың көзгесе түгел, ул хәзерге замана чагылышы. Чөнки:

1) сакланырга, кулланырга лаек документларны хәзерге буын билгели (“мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләр” – мәгърифәтчелекнең гүзәл бер концепты гына);

2) сакланып калган документлар берничә буын “иләге” аша үтеп безгә ирешә.

“Архив” диеп дәүләт оешмаларын гына түгел, ә гомумән, тарихи чыганаклар сакланган һәртөрле репозиторийны атарга була. (Хәттә йөрәгемә якын “Сәхифәләребез” проектын да! Сүз уңаеннан, иганәче булыгыз) Күпме чыганак безнең өчен кадерле вә кыйммәтле булып, күпмесе безгә “кирәкми” булып чыга? Ә бит шул ук сорау безгә кадәр килгән буыннар каршында да торган.

Күпмеләрне без бүген ишетмибез? Аларның эзләре (әсәрләре!) булса да, аларны замана җиле инде күптәннән бетереп ташлаган.
Мотыйгулла Төхфәтуллин бер хатында мондый сүзләр язып калдырган: «Тукаев <…> “Мохтасар-әл кәфи фи кыйсме әл-гаруз вә әл-кавафи” китабының кафия кыйсмен калдырып, фәкать гаруз кыйсмен генә укыды, гарәпнең ун-уналты төрле шигырь вәзеннәрен, тәкътигъларын кыскача гына укып, мәдхәле шигырьгә юл тапкан иде».

Гаруз системасындагы шигырьдә 19 бәхер (төп үлчәм) бар. Шуның өстенә һәр бәхер аерым үлчәмнәре белән бер-берсеннән аерыла. Мәсәлән, «салим» термины «тулы үлчәм» дигәнне белдерсә, «мәхзуф» термины шигырьдәге соңгы буынның бер иҗеккә кимлеген белдерә; «мөсәммән» — сигез кырлы, сигез буынлы; «мөсәддәс» — алты кырлы, алты буынлы дигәнне аңлата.

Г. Тукай иҗатыннан рәмәле мөсәммәне мәхзуфка мисал:

[— U — — | — U — — | — U — — | — U –]
(фәгыйләтүн, фәгыйләтүн, фәгыйләтүн, фәгыйләт)

«—» – озын иҗек; тартык авазга тәмамлана, яисә озын сузыклы гарәп-фарсы сүзләрендә очрый, ә төрки сүзләрдә сузык авазларга тәмамланган иҗекләр дә кайчак озын була.

«U» – кыска иҗек; сузык авазга тәмамлана; төрки сүзләрдә р/л/м/н/ч/ж/ш хәрефенә тәмамланган иҗекләр дә кайчак кыска булып саналырга хаклы.

Мисал (кыска иҗекләрне калын шрифт белән ассызыклап бирәм):

[ нәкъ ка зан ар | тын да бар дыр | бер а выл Кыр | лай ди ләр ]

[ җыр ла ган да | көй ө чен та | вык ла ры җыр | лай ди ләр ]

Бүген гарузда шигырь яза белүчеләр бармы икән?

Чыганак: Н. Гаптрәүф
Кафия өлешенә килгәндә, «Шүрәле» бәетләрендә рифма соңгы өч иҗеккә туры килә:

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз тор{ган идем},
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, ур{ган идем}.

Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы {урман иде},
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән й{урган иде}.

Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик {кечкенә},
Халкының эчкән суы бик кечкенә — и{неш кенә}.

Шуңа Тукай гаруз буенча да, иҗекләр саны буенча да, рифма буенча да искитмәле шагыйрь булып чыга. [Сер ачкандай сөйлим әле, әйе!] Шуның өчен “Тукай – наше всё”.

Тукай модернистмы, юкмы – монысы инде мөһим түгел.
Бу мәкаләсендә Ильяс Хаҗиев яшь язучыларның тема ягыннан чикләнгәнлекләре турында да яза, бу хакта уйларын да уртаклаша. Өлкән язучылар да бу турында борчыла, ди. Хәлбуки киңрәк темага язган чакларында ул яшь язучыларны матбугатта чыгарырга бер дә атлыгып тормыйлар бит?

Шул ук Ильясның Шәриф Камал премиясен алган хикәясе турында язучылар белән киңәшләшеп алдылар, «Идел»дә чыгармау мәслихәт дигән фикергә килделәр. Беркемгә дә гаеп ягуым түгел, ул карарның үз сәбәпләре бар, шулай да... Шулай да мәхәббәт белән туган авыл, туган авылга мәхәббәт турында язу иминрәк, ышанычлырак юл булып кала.
🎉 НАШЕ ВОЗВРАЩЕНИЕ! ОТКРЫТИЕ ОНЛАЙН-ШКОЛЫ КЛАССИЧЕСКОЙ АРАБСКОЙ КАЛЛИГРАФИИ

Друзья, с радостью объявляем: наша школа открыта снова! Мы возвращаемся с обновлённой платформой, новыми возможностями и всем, что поможет Вам глубже погрузиться в мир классических искусств арабской каллиграфии не выходя из дома!

🌟 Что вас ждёт?

💻 Обновлённый сайт – удобная платформа с полным доступом к урокам в любое время.

🖋 Преподаватель с традиционной Иджазой – мастер, чья Сильсиля (цепь передачи знаний) ведёт к Али бин Абу Талибу (да будет доволен им Всевышний), и имеющий право выдавать Иджазу достойным ученикам. Автор канала Андэр хат.

👥 Полностью индивидуальное обучение и разделение полов. Мы знаем, как важно в Исламе соблюдение этики. Поэтому в нашей школе мужчины учатся напрямую у учителя, а женщины общаются с преподавателем через куратора-женщину.

🎨 Бесплатные практические и теоретические уроки на сайте для всех – пробуйте себя в искусстве хатта и изучайте историю каллиграфии.

📚 Эксклюзивная библиотека – собрание более 50-ти редких книг и трудов по исламской классической каллиграфии, тщательно отобранных за годы практики.

🛍 Магазин материалов – готовые наборы для изучения каллиграфии, чтобы у Вас было всё необходимое.

🔥 В честь открытия – скидка 15% на все курсы!
Активируйте промокод STARTHAT15 – действует только 3 дня!

📍Как записаться?
Переходите на сайт, выбирайте понравившийся стиль, после оплаты и заполнения данных, на ваш E-mail придёт логин и пароль для входа в Личный кабинет ученика (пароль в дальнейшем можно будет поменять на свой).

📩 Остались вопросы? Пишите нашему менеджеру: @nightleey

🔗 https://arabicalligraphy.ru

Погрузитесь в исламское искусство, проверенное веками!
22 февраля, 11:00

Интеллектуальный квиз «История Ислама в России»

На площадке UmmaForum – первой выставки халяльной индустрии состоится КВИЗ, где вы сможете узнать больше об истории и культуре Ислама в России

Мы особо приветствуем участников, НЕ владеющих знаниями, это возможность для вас познать богатое наследие играючи🔥

22 февраля 11:00

Уже 3 года мы, как творческий стартап «Эзтабар», создаем игры и квесты по истории и культуре мусульманских народов.

С нетерпением ждем встречи с вами в Москве! Участие возможно как в команде, так и индивидуально.

Каждый участник получит памятные подарки

Для записи и по всем вопросам: 8 (968) 782 53 21

Айсель, @madameztabar