Башкортстанда прокуратура Мәдәният министрылыгына караган оешманы тикшерә
Сүз Мәдәни мирасны саклау идарәсе һәм аңа буйсынган оешмалар турында бара. Прокуратура дәүләт казнасыннан бүленеп бирелгән акчалар тиешле максатта кулланылмаган дип саный.
Мисал өчен, прокуратура хисабында күренгәнчә, "Шүлгәнташ" тыюлыгы аларга бирелгән субсидиядән дәүләт сатып алу хезмәтәнеңе белгеченә хезмәт хакы түләгән. Гәрчә бу кеше анда эшләмәгән һәм бернинди дә эш башкармаган.
▪️Күптән түгел Башкортстанда Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Руслан Юнысов һәм аның урынбасары Артур Иделбаев, дәүләт акчасын урлауда шикләнелеп, 22 сентябрьгә кадәр кулга алынды.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.
#Башкортстан

❤4😁2
Республика медиалары "Татарстан туган телне саклап калды" дип мактанган вакытта, татар теленә бүленгән сәгатьләрне киметү юнәлешендә әлегә бернинди үзгәрешләр юк.
Сәясәт белгече Дәүләт шурасы "демаршы" Мәскәү белән алдан килештерелгән дип саный.
👉 Тулы мәкаләне безнең сайтта укыгыз.
#татартеле

🤬9👍5💯4🔥1😢1😡1
"Печән базары" быел дүрт көн дәвам итәчәк
Чара быел 26-29 август, Казанның Кабан күле буенда узачак. Оештыручылар чарада йөзгә якын дизайнерлар, сәүдәгәрләр катнашыр дип көтә. Әлеге вакытта катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
2025 елгы "Печән базары" татар йорты, аның эчке бизәлеше һәм татар көнкүреше темасына багышлана. Шул сәбәпле, нәкъ шушы темага туры килгән әйберләргә өстенлек биреләчәк, ди оештыручылар.
Бу хакта 👉 Азатлык хәбәрендә укый аласыз.
#Татарстан

Азатлык Радиосы
"Печән базары" быел дүрт көн дәвам итәчәк
Быел фестивальнең татар йортына багышлана. Заманча фатирларны татар йорты итеп оештырып буламы – шул сорауга җавап эзләнәчәк.
❤5👍5🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 31 июль, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия армиясенең Киевка ракет һәм дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә алты кеше һәлак булган, 52 кеше яраланган. Святошин районында күп катлы йортның подъезды җимерелгән. Шәһәрнең кайбер башка районнарындагы торак йортларга да зыян килгән.
🔸Пәнҗешәмбегә каршы төндә Русиянең биш төбәгендә дроннар бәреп төшерелде, дип хәбәр итте Саклану министрлыгы. Волгоград һәм Сарытау һава аланнары ябылып торды. Волгоградның Котельников шәһәрендә дрон калдыклары тимер юлга төшкән, Пензада сәнәгать ширкәтенә зыян килгән.
🔸Татарстан җирлегендә иртәнге 7:18 сәгатьтән дрон һөҗүме кисәтүе кертелде.
🔸Уфа үзәгендә элекке тулай торак бинасы ишелгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Авария хәлендә булу сәбәпле, бина 2024 елдан бирле буш торган. Бина мәдәни мирас объекты исемлегенә кергән.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.
@azatliqradiosi

🔥3❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 31 июль, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Киевка ракет һәм дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә алты кеше һәлак булган, 52 кеше яраланган. Святошин районында күп катлы…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Тикшерү комитеты Уфада кооператив техникум тулай торагы бинасы ишелү сәбәпләрен тикшерә башлады
Коммунистическая, 52а адресында урнашкан бина кичә 22.10 сәгать тирәсендә ишелде.
Мәдәни мирас объекты булган бинада 2024 елдан бирле беркем яшәми.
"Однажды в Башкирии" Telegram каналы язуынча, бинаны сүтәргә әзерләнгәннәр. "Уфа с Огоньком" хәбәр итүенчә, бина "Кооператив техникум тулай торагы" исемле мәдәни мирас объекты буларак теркәлгән һәм аны төзекләндерергә мөмкиннәр.
"Терәк конструкцияләрнең торышы бәяләнгәннән соң, канун нигезендә бина төзекләндерелергә мөмкин. Төзекләндерү эшләре милек иясе, бу очракта Башкорт кооператив техникум аркылы идарә итүче Башкортстан кулланучылар берлеге тарафыннан башкарылачак", дип яза "Уфа с огоньком".
Хәзерге вакытта ишелгән бина җимерекләрен аралау эше бара.
📷Baza

❤3👏1🤔1
Көнбатышның 15 иле Фәләстин дәүләтен танырга чакырды.
Белдерүне Нью-Йоркта узган Фәләстин-Израил низагына багышланган конференция нәтиҗәсендә Тышкы эшләр министрлары имзалады. Текстны Франция тышкы эшләр министры Жан-Ноэль Барро тәкъдим итте.
Узган атнада Франция сентябрь аенда Фәләстин дәүләтен рәсми тану нияте турында белдерде. Әлеге карар АКШ һәм Израил тарафыннан тәнкыйтьләнде, әмма кайбер илләр Францияне яклап чыкты. Британия дә инде сентябрьдә Фәләстин дәүләтен тану мөмкинлеге турында белдерде.
Финляндия, Ирландия, Испания, Португалия, Люксембург, Словения, Мальта, Андора, Сан-Марино, Норвегия, Исландия, Австралия, Канада һәм Яңа Зеландия тышкы эшләр министрлары имзалаган уртак белдерүдә, ХӘМӘС радикаль төркеме (АКШ һәм Европа берлеге илләре тарафыннан террорчы дип танылган) тарафыннан 2023 елның 7 октябрендә ясалган һөҗүм хөкем ителә һәм тотыкларны азат итәргә чакырыла.
Шул ук вакытта белдерүне язучылар Израил ХӘМӘСкә каршы чараны дәвам иткән Газзә Сызыгында һуманитар хәлнең авыр булуын билгели һәм хәрби чараларны туктатырга чакыра. Алар шулай ук Газзә Сызыгы өчен "киләчәк модель"ны булдыру өлкәсендә эшләргә әзерлек белдерә.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Көнбатышның 15 иле Фәләстин дәүләтен танырга чакырды
Алар бу хакта белдерү имзаладылар
❤6😢3
2025 ел башыннан Русия Үзбәкстанның 902 ватандашын Украина сугышында катнашырга үгетләгән
Бу хакта Украинаның "Яшәргә телим" дәүләт проекты хәбәр итә. Аларның мәгълүматына караганда, Русия үгетләү өчен шул ук ысулларны куллана: югары хезмәт хакы вәгъдә итеп төзелешләргә һәм армиянең тыл бүлекләренә эшкә чакыра. Шулай ук Русия ватандашлыгы бирергә ышандыра. Моннан тыш, тоткыннарны янау һәм психологик басым ясау белән дә сугышта катнашырга мәҗбүр итәләр.
Хәзер Украинада әсирлектә 33 ил ватандашы бар. Алар арасында иң күбе Үзбәкстан ватандашлары диелә. Быел апрель аенда проект Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалаган 1110 Үзбәкстан ватандашының исемен чыгарды.

❤3🤮2💩2👎1🔥1🤯1😢1
Татарстан депутаты республиканың Украинадагы сугышка иң күп кеше җибәрүен таныды
Украина сугышында катнашып кайтучы, хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рәсим Баксиков Татарстаннан Украинада сугышучылар күп, башка төбәкләр белән чагыштырганда республика беренче урында, дип белдерде.
— Республика кешеләре бөтен фронт буенча сибелгәнен төгәл беләм. Бу әле Татарстанда оештырылган өч батальонны - "Алга", "Тимер", "Батыр"ны санамаганда. Алар фронттагы хәлләргә тактик яктан нык тәэсир итә, — диде Баксиков.
Июль уртасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадан 45 мең кеше Украинадагы сугышты катнаша яки катнашты дип белдергән иде.
Татарстан - Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән алдагы урыннарны биләүче республика. Азатлык хисапларына күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап кимендә 5 698 татарстанлы һәлак булган. Үлүчеләр саны белән Татарстан Башкортстаннан гына калыша.
👉Тулырак монда укыгыз.

🤬4😢3🌭1🍾1
Төркиядә татар сәяси тоткыннарны искә алып ялгыз пикет узды
30 июльдә Төркиянең Анталья шәһәрендә Татарстандагы сәяси тоткыннарны искә алу чарасы узды. Активист Наил Нәбиуллин бүгенге көндә эзәрлекләнүче татарлар Энгел Фәттахов, Фазыл Вәлиәхмәтов, Зиннур Әһлиуллин исемнәре ясалган шигар тотып ялгыз пикетта торган. Ул моны үзенең Телеграм каналында язды.
Наил Нәбиуллин үз чыгышында татар милләтенә каршы алып барылган әзерлекләүләрне туктатырга чакырды.
– Бүген төрмәдә утыручылар – милләтебез өчен көрәшкән каһарманнар. Энгел Фәттахов, Фазыл Вәлиәхмәтов, Зиннур Әһлиуллин – болар барысы да милләтебезнең намусы. Аларны җинаять өчен түгел, ә хакыйкатьне әйткән өчен төрмәләрдә интектерәләр, мәхкәмә юлларында йөртәләр, басым ясыйлар. Татар халкы бу авыр чорда үз батырларын онытмаска, аларны сакларга һәм якларга тиеш!" - диде ул.
Активист халыкара җәмәгатьчелекне татар халкына карата барган репрессияләргә игътибар итәргә чакырды.
Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов акча уралауда, татар милли хәрәкәте активисты Фазыл Вәлиәхмәтов "Русия армиясен кабаттан дискредитацияләү"дә, шулай ук милли активист Зиннур Әһлиуллин "нәфрәт һәм дошманлык уятуда" гаепләнеп эзәрлекләнәләр.

Чарада әлеге вакытта тикшерү изоляторында утыручы Энгел Фәттахов, шулай ук кулга алынган татар милли хәрәкәт ветераны Фазыл Вәлиәхмәтов белән җинаять эше ачылган милли активист Зиннур Әһлиуллин искә алынды.
❤8🔥3🙏3
"Елларга сузылса да, гаделлеккә ирешәчәкмен". Зөлфия Ситдыйкованың шартлы мөддәтен төрмәгә алыштырырга телиләр
Җинаятьләрне башкару инспекцияс Казандагы 48 яшьлек активист Зөлфия Ситдыйкованың шартлы хөкем карарын иректән мәхрүм итү җәзасына алыштыруны таләп итә. Тиешле гариза инде мәхкәмәгә тапшырылган.
Куәт оешмалары мәгълүматынча, бу таләп 2025 елда чыгарылган ике административ карарга бәйле: берсендә Ситдыйковага сәясәтче Борис Немцов истәлегенә чәчәк кую өчен ун тәүлек административ кулга алу җәзасы бирелде, икенчесендә ул сугышка каршы пикетны фотога төшергәне өчен "армияне мыскыл итү" маддәсе нигезендә 80 мең сум штрафка тартылды
Узган елның 28 маенда Татарстан Югары мәхкәмәсе Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Ул "Русия армиясен кабаттан мыскыл итү" һәм "нацизмны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды
👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз.

Куәт оешмалары белдерүенчә, Ситдыйковага 2025 елда ике административ беркетмә төзелгән, бу шартлы мөддәтне төрмәгә алыштыруга нигез була ала.
😢7💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Киевка 31 июль төнендә Русия башкарган һөҗүм корбаннары 26га җитте, бүген төнлә җимерекләр арасыннан 10 мәет, шул исәптән 2 яшьлек бала җәсәде табылган. 159 кеше яраланган.
🔸Татарстанда дрон һөҗүме кисәтүе кертелде.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Украинадагы сугышны туктату өчен куелган 10 көнлек ультиматумнан соң Русиягә санкцияләр кертергә вәгъдә бирде. АКШ президентының махсус илчесе Стив Уиткофф Израильдән соң Русиягә барачак дип тә белдерде.
🔸Американың Crew Dragon пилотлы корабы очышын 1 августка күчерделәр. Ул 31 июльдә очырылырга тиеш иде, ләкин һава торышы начар булу сәбәпле очышны кичектерделәр. Экипажда Русия космонавты Олег Платонов, астронавтлар Зина Кардман, Майкл Финк һәм Кимия Юи бар.

🔥2
"Билгесез тарафка алып киттеләр". Себердә Сүзге ханбикәсенең һәйкәле юкка чыккан
"SOS! "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы капасының йозагын ватып кереп, Себер ханбикәсе Сүзгенең бронз сынын алып чыгып киттеләр" дип язды татар оешмасының рәисе, җәмәгать эшлеклесе Луиза Шәмсетдинова 30 июль кичендә. Ул полиция чакырган, Сүзге сынын алып баручы машинаны туктатканнар, ләкин андагы кешеләр берни аңлатмый китеп барган.
Хакимиятләр бу прокуратура кушуы белән башкарылды дип белдерә. Аны августта тантаналы рәвештә ачарга ниятләгәннәр иде.
Хакимиятләрнең бу җырына Төмәндә татар оешмалары җитәкчеләре дә кушылды: Ләйсән Хөрмәтуллина, Зөфәр Мөхәммәтшин, Зиннән Садыйков "Без Русия кешеләре, аның кануннары нигезендә яшәргә тиеш, һәйкәл куюга рөхсәт алынмаган, димәк, бу дөрес түгел" дигәнрәк сүзләр белән медиада чыгышлар ясадылар.
Татарстан дәшми.
Күчем хан хатыны Сүзге ханбикәгә һәйкәл кую турында билгеле булгач, бу идеягә Z-активистлар, урыс милләтчеләре каршы чыга башлады. Июль буена Луиза Шәмсетдиновага, Күчем ханга, Сүзге ханбикәгә пычрак аттылар, бу гамәлне "тарихи экстермизм" дип бәяләделәр.
Шәмсетдиноваа бу ният белән 2006 елдан бирле йөри, инде, ниһаять, Казанда Сүзге сыны коелып, Себергә кайтарылган иде.
Бүген Тубылда "Искер җыены" башланды...

"Билгесез тарафка алып киттеләр" Себердә Сүзге ханбикәсенең һәйкәле юкка чыккан
Күчем хан хатыны Сүзге ханбикәсенә әзер һәйкәлне Тубылдагы "Искер" мемориаль комплексыннан 30 июль төнлә машинага салып алып киткәннәр. Хакимиятләр бу прокуратура кушуы белән башкарылды дип белдерә. Аны августта тантаналы рәвештә ачарга ниятләгәннәр иде.
🤬6👍1
Татарстан һәм Башкортстанда ислам банкингын сынау тагын өч елга озайтылды
Бүгенге көндә исламча финанслау кысаларында төзелгән килешүләр күләме миллиардларча сум белән исәпләнә, ә бу юнәлешнең потенциалы кимендә 1 триллион сум тәшкил итә.
Исламча банк системасын сынау өчен сайланган төбәкләр үзгәрешсез кала: Башкортстан, Татарстан, Чечня һәм Дагыстан.
Киләчәктә проектка Чуашстан һәм аннексияләнгән Кырым да кушылырга мөмкин.
Исламча финанслау экспериментын 2023 елның сентябрендә Татарстанда, Башкортстанда, Чечнядә һәм Дагыстанда гамәлгә керде. Ул башта ике елга исәпләнгән иде.

👍2