Депутат ГосДумы Марат Нуриев
646 subscribers
3.02K photos
375 videos
183 links
Марат Нуриев, депутат Государственной Думы РФ VIII созыва 🇷🇺
Заслуженный работник ЖКХ России
Download Telegram
Халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме Сабантуй бүген башкалабыз Казанда гөрләп узды.

Бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыя алган бәйрәм дә ул.

Гадәттәгечә, сабантуй шау-шулы, күңелле, матур булды. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе чалт аяз булса да, талгын искән җил җәйге челләне йомшартты.

Бәйрәм белән, дуслар!

#Сабантуй2022
#Казан
Ял көннәрендә халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме Сабантуй башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм күп кунаклар катнашында гөрләп узды. Гадәттәгечә, сабантуй шау-шулы, күңелле, матур үтте.

Бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыя алган бәйрәм дә ул.

Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, аяз күк йөзе һәм тынычлык телим!

#Сабантуй2023
#Казан