Чуашстан татарлары
2.9K subscribers
7.29K photos
675 videos
7 files
182 links
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез!
"Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез!
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
[email protected]
Download Telegram
♦️Бүген җомга намазыннан соң төзелеп килүче Тукай авылы мәчетенең кечкенә манараларына ярымайлар куелды. Мәчеттә тышкы эшләр бетеп килә. Зур манараларның түбәсен генә ясарга калып бара.
♦️Кыш суыкларына карамастан төзелеш эшләре дәвам итә. Шунысы куанычлы авыл халкы да, мул тормышлы иганәчеләр дә дини объектлар төзүгә ярдәм итеп торалар,чөнки мондый биналар бары тик хәйрия акчасына гына төзелә бит.
👍5🔥1👏1
☀️Бүген Тукай авылы мәдрәсәсендә шәкерт малайлар өчен кышкы лагерь башланды. Малайлар бер атна буена мадрәсәдә кунып, дини гыйлем алачаклар. Моның өчен мәдрәсәдә бөтен уңайлыклар бар.
☀️Моннан тыш мәдрәсәдә башка балалар өчен дә укулар дәвам итәчәк.
👍5🔥1👏1
Махсус хәрби операция җирендә беренче көненнән үк хезмәт итүче Чичкан авылы егете Мухутдинов Зелфәт Зөфәр улы УАЗ "Буханка" машинасы сатып алган.
1, 2 гыйнвар көннәрендә мәктәп бинасында Чичкан авылы халкы гуманитар ярдәм җыйды. Урмай авылыннан да китерүче булды.
Бүген Зөлфәт белән бергә хезмәт итүче хәрбиләр шушы машина белән юлга кузгалды.
Вакытлыча Чичкан территориаль бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Гелнара апа Хамидуллина гуманитар ярдәм җыюда булышкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде.
👍3
Бүген дустыбыз Сериле авылы егете, Берләшмәбезнең актив әгъзасы Җәүдәт абый Салахутдиновның 60 яшлек юбилее.
Хөрмәтле Җәүдәт абый, ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз!
Аллаһ Раббыбыз сиңа һәм якыннарыңа саулык- сәләмәтлек, иман байлыгы, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, бәрәкәтле мал, хәерле гомер бирсен! Туганнарыңа, авылдашларыңа, милләтебезгә, динебезгә файдалы кеше булып яшәргә насыйп итсен! Рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламасын, ике дөнья бәхете белән сөендерсен!
👍2
Чувашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, милли хәрәкәтебезнең активисты Салахутдинов Җәүдәт Рифгат улын 60 яшьлек юбилее белән милли-мәдәни берләшмәсе әгьзалары котладылар.
Татарстанның атказанган артисты Илдус Шайдуллин, Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Салахова һәм күп конкурслар лауреаты, Фәрит Гибатдинов исемендәге "Мишәр" халык фольклор-эстрада ансамбле җитәкчесе Ильнар Хисамов Берләшмә исеменнән үзләренең музыкаль бүләкләрен җиткерделәр.
👍5