Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Матбугат.ру
Audio
Моны безгә бүген Тәлгать абый Хаматшин җибәрде.

Иртәгә 15 апрель Габдулла Тукайның вафаты көне

Хәзер сезнең игътибарга 1974 елның 21 декабрендә Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә дөньяга килеп, туган җирендә урта белем алып, үткән гасырның 90нчы елларыннан башлап тормышын Татарстан белән бәйләгән әдип, тәрҗемәче, публицист Фатих Кутлуның "И ТУКАЙ, МОҢЛЫ ТУКАЙ... дигән чыгышын тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле ата-аналар,татар теле укытучылары, мәктәп укучылары! Игътибар белән тыңлагыз әле–сүзләре никадәр хак бит төрек кардәшебезнең!

"Бар уем–кичә-көндез сезнең хакта, милләтем"

"Саулыгың–минем саулык, авыруың –минем авыруым",
–дип, милләте өчен әрнеп-көеп язган Тукаебызның туган көнен генә түгел, фани дөньядан бакыйлыкка күчкән көнен дә онытмасак һәм оныттырмасак иде!
🙏113
Әле сез үз комментарийларыгызга лайк та куясыздыр
😁91
Рәсим Низамовның тирән кайгысын уртаклашабыз

https://matbugat.ru/news/?id=50683
🙏71
Журналистлар дим. Сез кул болгап сөйләгәндә бераз мантыйкка туры китереп болгагыз инде кулыгызны. Болгау ради болгау булмасын.
😁52👍1
Мунча яратучылар арасында донник дигән үлән модада. Сездә үсәме? Җыеп сатсагыз, татарча атамасын әйтмәгез яме, маркетинг ягыннан хата булыр. Донник татарча кандала үләне була.
Апалар, бу сезонда кыска балаклы чалбар модада. Теге еллардан калган клёш чалбарларыгыз әлегә актуаль түгел, чыгармый торыгыз.
👎5😁4
Әйбәт уйныйлармы?
🔥12👍2
Берәр нәрсә оештырсагыз, артына "фест" дип өстәгез, шулай модно хәзер.
😁84
Нәрсәгә генә бармый халык лайклар дип
Алманы нечкәрәк кисеп киптерсәң, яблочные чипсы дип сатарга була. Бездә Казанда шулай итәләр. Сездә генә авылда кипкән алмага игътибар юк.
😁7👍3
Танылган продюсер һәм җырлар авторы Җәүдәт Гыйльманов доставкада эшли башлаган

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50709
👍81
Матбугат.ру
Нәрсәгә генә бармый халык лайклар дип
Теге социаль челтәргә кереп чыккан идем: треш, сүгенү, тозсыз юмор һәм әбиләр сикерешә. Миндә генә шулаймы соң? За что?)
Хәзер кайбер мөселманнар урамда кара-каршы очрашкач та бер-берсе белән исәнләшми. Кыямәт көне якынлашуның бер билгесе бу.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
🤔12👍2
Бәхетле кеше тыныч кына бәхетле. Ә бәхетендә шикләнгән кеше социаль челтәрләрдә гел үзенең бәхетле икәнен исбатларга тырыша.
🔥266
Бер елны Казанның меңъеллыгын бәйрәм иткән идек, хәтерлисезме? 21 ел узган.
6
Ямыйлар

Яз җиттеме, юллардагы
Чокырларны саныйлар
Ярап торыр быелга, дип
Берәм-берәм ямыйлар.

Шылтыр-шылтыр, кылтыр-кылтыр
Машиналар чабалар
Алда ниләр булачагын,
Акыллылар чамалар.

Ямауларның рәте юктыр,
Әштер-өштер эшләре
Акча килә, көннәр уза
Бетми гайрәт-көчләре.

Ике айдан куба ямау,
Асфалтьлары чәчелә
Чокырларны юл "патшасы"
Вак таш салып яшерә.

Күп юлларда миллион ямау,
Кайберләре былтырдан...
Бу юлларда йөрегәндә
Шайтан аяк сындырган.

Әнә тагын юл ямыйлар,
Ник чыдамый бу юллар?
...Искән чакта төшеп баткач,
Чокырларда җил елар.

Мирһади Разов
🔥197