Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.82K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
17 яшьлек укучы һөҗүменнән соң «Ел укытучысы-2018» бәйгесендә җиңгән завуч һәлак булган

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50610
3🤔1
Әле өйдә кеше артыннан ут сүндереп йөрисездер
😁28🔥4
Элек кешеләр телеграмма җибәрә иде. Хәзер бар микән ул?
😁11
Бер продюсер (сыманрак кеше) әйтә. Хәзер киноларны мөмкин кадәр гадирәк сюжет белән төшерәләр ди. Чөнки киноны халык хәзер телефон актарган арада гына карый ди.
😁21
Кайсы якта бик урынына нык дип сөйләшәләр? Сезнең якта түгелдер бит?
Сездә авылда юктыр ул. Бездә Казанда кыш буе тыртуарга ниндидер эреми торган вак таш сибәләр, кеше таеп егылмасын дип. Аннары шул яз буе, җәй буе аунап ята. Экологларның күңелләре ничек чыдыйдыр. Машина белән су буена әз генә якын килсәң, шундук штраф чәпиләр, ә монда хоть бы хны (соңгы сүзне татарча ы белән әйтәсе).
10🔥3
Шәһәрдә туганнар олы кешегә сез ди. Авылда туганнар - син ди. Как так?
Кемнәргәдер ярыйм, диеп
Яшәр чаклар инде үткән,
Фикерләүләр башка хәзер,
Кирәк иде шулай күптән.

Чәчең белән җир себер, тик
Барыбер ярый алмыйсың шул,
Шушы сүзләрнең хаклыгын
Еллар үткәч аңлыйсың ул.

Берәрсенә кирәк чакта
Синнән дә юк әйбәте,
Инде кирәгең калмаса,
Көт син, килер гайбәте.

Синең иткән изгелегең
Кылган яхшылыкларың,
Аптырамыйм, бу - тормышның
Капма-каршылыклары.

Ит - изгелек, көт - явызлык,
Шушы сүзне онытмыйм,
Барыбер начар буласың,
Күпме әйбәт булып та.

Яхшылыкны онытмаган
Дус-туганнар бар, беләм,
Шак катып елап утырмыйм
Гайбәт ишетсәм - көләм.

Сөйлиләр икән - мин яшим,
Теләгәннәр - хурласын,
Кеше сүзе нәрсә инде,
Мине Аллаһ зурласын!

Үз дөресем - дөрес булгач,
Нигә әле шак катыйм?
Башымны горур күтәреп
Үз юлымнан мин атлыйм.

Дания Шарифуллина.
👍22🔥32
Ә без шәһәрдә яшәгән баланы татарча сөйләштерергә азапланабыз. Ул бит хәзер авылга кайткач татарча аралашырга дус таба алмаячак!

Татар телен саклыйк дип чаң суккан булалар, ә ничек сакларга соң аны, өйрәтегез әле пажалысты.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50654
😢3
Клубка чыкканда кайсы белән сибенә идегез?)
А чо татар китапханәчеләре китапханәне китапханә дими, библиотека ди?
😁12👍2
Журналистлар дим. Шаярту әйткән саен "бу, әлбәттә, шаярту гына иде" дип әйтмәгез инде, шундук аңладык ич шаярту икәнен.
"Жигули" сүзе җигүле сүзеннән барлыкка килгәндер әле
😁103
Бер телеканалда бегущая строка бар. Телевизор караучылар үз туганнарын юбилей-фәлән белән котлый. Артыннан ук бу хезмәтнең ничә сум торуы турында бегучка чаба. Бер котлау 1100 сум икән.
😁13👍1