Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.76K photos
727 videos
1 file
388 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Шушы көннәрдә "Советский спорт" гәҗите дә ябылган икән. Дөресрәге, онлайн варианты гына калган. Бик популяр иде совет заманында. Бөтен мужик укый иде.
Кытай машиналары шактый матур. Әмма Казан урамнарында алар артык күп булу сәбәпле "карале, нинди матур машина" дип аларга күз төшми.
Ябыккач киермен дип кечерәк размер кием алмагыз яме.
😁14
Күрше Ульян өлкәсендә поездның 7 вагоны рельстан төшкән

Куркыныч ВИДЕО: https://matbugat.ru/news/?id=50571
1
Сөбханаллаһ дип тик торганда да әйтергә тиешбез, ә чибәр кызны күргәч яки яшеннән куркып калгач кына түгел.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән
13
Баллы чөгендер белән тозлы селедканы бер салатка турау беренче кемнең башына килгәндер диген.
🤔102
Әҗәткә алуның гап-гади 3 кагыйдәсе:

1) Әҗәткә алмаска тырышыгыз

2) Алгансыз икән, вакытында кайтарыгыз

3) Кайтара алмыйсыз икән, шалтыратып аңлатыгыз
👍11
Әниемнең или энемнең?
4👎2
Сыерчык ояларыгызга сыерчык килдеме соң быел?
Бер танышым әйтә. Минем якшәмбеләрем дүшәмбеләргә әзерләнеп уза ди. Сезнең эшегез андый түгелдер бит?
🔥8
Илфак Шиһаповка бүген 58 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик. Шул.
36
Сәрвәр Әдһәмованың тууына бүген 125 ел. Белик. Һәм хәтерлик.
8
Ярар
2👍1
Кайбер эшмәкәрләр социаль челтәрләрдә үзләренең успешный успехларын күрсәтә. Кешеләрне өйрәтә. Аннары 1-2 елдан соң алар бу чор турында башкача сөйли. Баксаң, банкрот дәрәҗәсенә төшә язган вакыт булган икән ул. Ә менә хәзер точно успешный успех. Тагын ике елдан соң бу ел турында тагын ничек сөйләрләр. Язганнарына ничек ышанырга? Мин белгән ким дигәндә 4 бизнесмен бар шундый.
😁111
Сезнең белән гөмбәгә барырга була микән? Шушыларны танып атый аласызмы? Русча һәм татарча вариантын. Татарчасын элербез аннары.
4
6-16 апрель көннәрендә газета-журналларга арзанрак бәядән язылып була. Кәгазьне онытып бетермәгез.
👍5