Тавыкның канаты, боты була. Анысын беләбез. Бүген базарда күркә ите алдым. Бедро, ножка, голень һәм крылодан башка күркәнең әле локоть һәм плечосы да була икән. Шулай дип язып куйганнар. Миңа бер кило җилкә һәм ярты кило терсәк дип сорап аласы.
😁19
Аксак күп йөрер, сукыр күп күрер. Шундый әйтем ишеттем бүген. Аны нинди очракларда әйтәләр?
👍7🤔2
Бездә Казанда әзер ризыкны өйгә китереп бирәләр. Бик күп кафелар моның өчен үзара көрәшә. Сез анда авылда һаман үзегез пешерәсез мәллә?
😁21
"Это ты на фото?", "Это ты на видео?" дигән ссылкаларга баса күрмәгез. Төп башына утыртачаклар.
Хәзер яшьләр сүз саен "спойлер" дип әйтеп сөйләшә. "Алдан ук әйтәм", "забегая вперёд" дигәнне аңлата. Шулай модный санала. Сез дә шулай сөйләшеп өлгереп калыгыз. Тиздән бу моданы гамәлдән чыгарабыз.
❤5
Бүгеннән телеграм бөтенләй эшләми. Әгәр сез бу хәбәрне күрәсез икән, ышанмагыз.
😁33👍6
Генеральный уборка вакытында менә шушындый ике китап килеп чыкты. 2 һәм 3 томнар. Берсенең хәле начар, икенчесенең бик начар. Әмма бу китаплар шактый дефицит бит. Бераз дәваласаң, кулланып була боларны. Минем шәхси телефон кемдә бар, миңа языгыз әле, китапларны сезгә бирермен.
❤13👍3
Татарча радио тыңладым бераз. Күпчелек җырлар ир белән хатын тарткалашуы турында икән хәзер:
- мин шундый, ә син тегенди
- мин яхшы, ә син начар
- мин көттем, ә син киттең
- кил әйдә
- кит әйдә
- мин башканы таба алырмын
- ә син башканы таба алмассың
- мин шундый, ә син тегенди
- мин яхшы, ә син начар
- мин көттем, ә син киттең
- кил әйдә
- кит әйдә
- мин башканы таба алырмын
- ә син башканы таба алмассың
😁21👍2😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Укучыбыз шушы видеоны искә төшереп элүне сорады. Көне шундый бит ди.
❤39👍13