Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.76K photos
727 videos
1 file
386 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Әле генә Мәскәү базары тирәсендә бер водитель апай гаишникны аркасыннан сөйде. Шулай итсәң, штрафны кимрәк язалар мәллә?
😁12
Җыйгансың тал песиләре
Әллә язны сагындың
Күргәнем юк иде әле
Мондый серле чагыңны.

Гөрләвекләргә карыйсың
Ага дисең гомерләр
Тиздән, дисең карлыгачлар
Бөтерелеп йөрерләр.

Сыерчыкларны тыңлыйсың
Тыңлыйсың да елыйсың
Беләм инде балачакны,
Гамьсез чакны уйлыйсың.

Йөзеңдә кояш куяны,
Ә син аны сизмисең
Күзләреңне чагылдыра
Күләвекләр көзгесе.

Сагынгансың икән язны,
Сагынгансың күрәмен!
Иң саф язгы хисләремнән
Сиңа шигырь үрәмен!

Мирһади Разов
24🔥2
Тавыкның канаты, боты була. Анысын беләбез. Бүген базарда күркә ите алдым. Бедро, ножка, голень һәм крылодан башка күркәнең әле локоть һәм плечосы да була икән. Шулай дип язып куйганнар. Миңа бер кило җилкә һәм ярты кило терсәк дип сорап аласы.
😁19
Бүген Коромысло дигән фамилия ишеттем. Татарча ничек була икән?
😁3
Аксак күп йөрер, сукыр күп күрер. Шундый әйтем ишеттем бүген. Аны нинди очракларда әйтәләр?
👍7🤔2
Бездә Казанда әзер ризыкны өйгә китереп бирәләр. Бик күп кафелар моның өчен үзара көрәшә. Сез анда авылда һаман үзегез пешерәсез мәллә?
😁21
Илһам абый җибәрде
14🔥6
"Матбугат.ру"га "ЛизаАлерт" эзләү оешмасыннан мөрәҗәгать иттеләр. 76 яшьлек Гөлназ Вазыйховна югалган. Аның кайда булуы турында 29 марттан бирле берни билгеле түгел.

Әгәр дә күрсәгез-белсәгез, тиз арада шалтыратыгыз, зинһар. Телефон күрсәтелгән.

Исән-сау табылсын дип дога кылыйк.
8🙏1
Всё. Март юк.
"Это ты на фото?", "Это ты на видео?" дигән ссылкаларга баса күрмәгез. Төп башына утыртачаклар.
Хәзер яшьләр сүз саен "спойлер" дип әйтеп сөйләшә. "Алдан ук әйтәм", "забегая вперёд" дигәнне аңлата. Шулай модный санала. Сез дә шулай сөйләшеп өлгереп калыгыз. Тиздән бу моданы гамәлдән чыгарабыз.
5
Бүген уен ничек тәмамланачак?
7
Менә шундый көн бүген
Бүгеннән телеграм бөтенләй эшләми. Әгәр сез бу хәбәрне күрәсез икән, ышанмагыз.
😁33👍6
Генеральный уборка вакытында менә шушындый ике китап килеп чыкты. 2 һәм 3 томнар. Берсенең хәле начар, икенчесенең бик начар. Әмма бу китаплар шактый дефицит бит. Бераз дәваласаң, кулланып була боларны. Минем шәхси телефон кемдә бар, миңа языгыз әле, китапларны сезгә бирермен.
13👍3