"Син гороскоп буенча кем?" дигән сорауга җавап бирү дә гөнаһ.
Коръән ашында ишеткәннәрдән.
Коръән ашында ишеткәннәрдән.
👍9🤔6😁1
Күпләр уйлый, тәкъва булсаң, көндәлек тормышта күп әйбер югалтасың. Киресенчә, күп әйбер табасың. Күпләр уйлый, тәкъва булсаң, көндәлек тормышта ирекле булмыйсың. Киресенчә, тәкъва булсаң, нәфесләреңнән ирекле буласың.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән
❤18
Минем бу турыда бөтенләй сөйлисем килми дип башлана кайбер тәфсилле сөйләүләр.
❤1
Туңдырма ни арада 100 сум булган ул? Мин аны 20-30 сум тора дип уйлый идем.
❤8🔥3
Әле генә Мәскәү базары тирәсендә бер водитель апай гаишникны аркасыннан сөйде. Шулай итсәң, штрафны кимрәк язалар мәллә?
😁12
Җыйгансың тал песиләре
Әллә язны сагындың
Күргәнем юк иде әле
Мондый серле чагыңны.
Гөрләвекләргә карыйсың
Ага дисең гомерләр
Тиздән, дисең карлыгачлар
Бөтерелеп йөрерләр.
Сыерчыкларны тыңлыйсың
Тыңлыйсың да елыйсың
Беләм инде балачакны,
Гамьсез чакны уйлыйсың.
Йөзеңдә кояш куяны,
Ә син аны сизмисең
Күзләреңне чагылдыра
Күләвекләр көзгесе.
Сагынгансың икән язны,
Сагынгансың күрәмен!
Иң саф язгы хисләремнән
Сиңа шигырь үрәмен!
Мирһади Разов
Әллә язны сагындың
Күргәнем юк иде әле
Мондый серле чагыңны.
Гөрләвекләргә карыйсың
Ага дисең гомерләр
Тиздән, дисең карлыгачлар
Бөтерелеп йөрерләр.
Сыерчыкларны тыңлыйсың
Тыңлыйсың да елыйсың
Беләм инде балачакны,
Гамьсез чакны уйлыйсың.
Йөзеңдә кояш куяны,
Ә син аны сизмисең
Күзләреңне чагылдыра
Күләвекләр көзгесе.
Сагынгансың икән язны,
Сагынгансың күрәмен!
Иң саф язгы хисләремнән
Сиңа шигырь үрәмен!
Мирһади Разов
❤24🔥2
Тавыкның канаты, боты була. Анысын беләбез. Бүген базарда күркә ите алдым. Бедро, ножка, голень һәм крылодан башка күркәнең әле локоть һәм плечосы да була икән. Шулай дип язып куйганнар. Миңа бер кило җилкә һәм ярты кило терсәк дип сорап аласы.
😁19
Аксак күп йөрер, сукыр күп күрер. Шундый әйтем ишеттем бүген. Аны нинди очракларда әйтәләр?
👍7🤔2
Бездә Казанда әзер ризыкны өйгә китереп бирәләр. Бик күп кафелар моның өчен үзара көрәшә. Сез анда авылда һаман үзегез пешерәсез мәллә?
😁21
"Это ты на фото?", "Это ты на видео?" дигән ссылкаларга баса күрмәгез. Төп башына утыртачаклар.
Хәзер яшьләр сүз саен "спойлер" дип әйтеп сөйләшә. "Алдан ук әйтәм", "забегая вперёд" дигәнне аңлата. Шулай модный санала. Сез дә шулай сөйләшеп өлгереп калыгыз. Тиздән бу моданы гамәлдән чыгарабыз.
❤5