Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.76K photos
727 videos
1 file
386 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Бүген эш буенча Казан үзәгендә булдым. Казан үзәгендә кешеләр башкача. Туристлар очрый. Мөгаллим кебегрәкләр күп. Студентлар. Берәү скрипка күтәргән. Авиатөзелеш районында берәү дә скрипка күтәреп йөрми ич инде.
😁18
Таиланд - кыйммәт.
Эмиратны утка тоталар.
Сочида су басулар.
Мисырда - ком бураны.
Быел нинди бәрәңге утыртырга икән?
😁271
"Син гороскоп буенча кем?" дигән сорауга җавап бирү дә гөнаһ.

Коръән ашында ишеткәннәрдән.
👍9🤔6😁1
Күпләр уйлый, тәкъва булсаң, көндәлек тормышта күп әйбер югалтасың. Киресенчә, күп әйбер табасың. Күпләр уйлый, тәкъва булсаң, көндәлек тормышта ирекле булмыйсың. Киресенчә, тәкъва булсаң, нәфесләреңнән ирекле буласың.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән
18
Минем бу турыда бөтенләй сөйлисем килми дип башлана кайбер тәфсилле сөйләүләр.
1
Туңдырма ни арада 100 сум булган ул? Мин аны 20-30 сум тора дип уйлый идем.
8🔥3
Әле генә Мәскәү базары тирәсендә бер водитель апай гаишникны аркасыннан сөйде. Шулай итсәң, штрафны кимрәк язалар мәллә?
😁12
Җыйгансың тал песиләре
Әллә язны сагындың
Күргәнем юк иде әле
Мондый серле чагыңны.

Гөрләвекләргә карыйсың
Ага дисең гомерләр
Тиздән, дисең карлыгачлар
Бөтерелеп йөрерләр.

Сыерчыкларны тыңлыйсың
Тыңлыйсың да елыйсың
Беләм инде балачакны,
Гамьсез чакны уйлыйсың.

Йөзеңдә кояш куяны,
Ә син аны сизмисең
Күзләреңне чагылдыра
Күләвекләр көзгесе.

Сагынгансың икән язны,
Сагынгансың күрәмен!
Иң саф язгы хисләремнән
Сиңа шигырь үрәмен!

Мирһади Разов
24🔥2
Тавыкның канаты, боты була. Анысын беләбез. Бүген базарда күркә ите алдым. Бедро, ножка, голень һәм крылодан башка күркәнең әле локоть һәм плечосы да була икән. Шулай дип язып куйганнар. Миңа бер кило җилкә һәм ярты кило терсәк дип сорап аласы.
😁19
Бүген Коромысло дигән фамилия ишеттем. Татарча ничек була икән?
😁3
Аксак күп йөрер, сукыр күп күрер. Шундый әйтем ишеттем бүген. Аны нинди очракларда әйтәләр?
👍7🤔2
Бездә Казанда әзер ризыкны өйгә китереп бирәләр. Бик күп кафелар моның өчен үзара көрәшә. Сез анда авылда һаман үзегез пешерәсез мәллә?
😁21
Илһам абый җибәрде
14🔥6
"Матбугат.ру"га "ЛизаАлерт" эзләү оешмасыннан мөрәҗәгать иттеләр. 76 яшьлек Гөлназ Вазыйховна югалган. Аның кайда булуы турында 29 марттан бирле берни билгеле түгел.

Әгәр дә күрсәгез-белсәгез, тиз арада шалтыратыгыз, зинһар. Телефон күрсәтелгән.

Исән-сау табылсын дип дога кылыйк.
8🙏1
Всё. Март юк.
"Это ты на фото?", "Это ты на видео?" дигән ссылкаларга баса күрмәгез. Төп башына утыртачаклар.