Матбугат.ру
4.45K subscribers
8.67K photos
725 videos
1 file
373 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ә сезнең авылда татар мәктәбе бармы?

Карыйсызмы кинаны, гафу итегез, фильмны. Әйбәт барамы? Нәрсә ошый һәм нәрсә ошамый?
Ә сез кыш көне нәрсәләр эшләргә өлгермәдегез?
Бүген Гөлсем Камскаяның тууына 125 ел. Белик. Хәтерлик. Бик үзенчәлекле язмышлы шәхес. Интернеттан табып укыгыз әле. Үзебез эзләп табып элергә иренәбез.
21
Рафаэльләр Чапай ди. Ок. Ә Ренатлар ник Куян?
🤔5
Бу хоккей дигәннәре нәрсә булып бетәр икән инде бу сезонда?
😁6
Әнгам АТНАБАЕВ

Елгалар ташкан вакытта
Гел төшә исләремә -
Салам ягып җибәргән чак
Язгы боз өсләренә.

Шул учакка гашыйк булып
Яр буйлап йөгерәбез,
Аяк жирдә, күңел белән
Күкләрнең түрендәбез.

Әйтерсең лә, канатланып
Очабыз киләчәккә,
Шатлыклар да, бәхетләр дә
Кочакка керәчәкләр.

Әй, син салам учагыбыз,
Ни көтә сине алда?
Төнен янган йолдызлар да
Сүнәргә тиеш таңда...

Син дә сүндең...
синең белән
Боз да эреде күптән...
Тик шунысы бик аяныч:
Боз өстенә учак яккан
Балачак агып киткән...
Күптән.

Әнгам Атнабаев ВК төркеменнән
17👍7🔥6
Пассажир автобусы елгага төшеп киткән, 18 кеше һәлак

Куркыныч ВИДЕО: https://matbugat.ru/news/?id=50495
😢131
Тотынып утырыгыз: 2003 елда туган кешеләргә быел 23 яшь тула.
😁165👍3
Бүген эш буенча Казан үзәгендә булдым. Казан үзәгендә кешеләр башкача. Туристлар очрый. Мөгаллим кебегрәкләр күп. Студентлар. Берәү скрипка күтәргән. Авиатөзелеш районында берәү дә скрипка күтәреп йөрми ич инде.
😁14
Таиланд - кыйммәт.
Эмиратны утка тоталар.
Сочида су басулар.
Мисырда - ком бураны.
Быел нинди бәрәңге утыртырга икән?
😁241
"Син гороскоп буенча кем?" дигән сорауга җавап бирү дә гөнаһ.

Коръән ашында ишеткәннәрдән.
👍9🤔4😁1
Күпләр уйлый, тәкъва булсаң, көндәлек тормышта күп әйбер югалтасың. Киресенчә, күп әйбер табасың. Күпләр уйлый, тәкъва булсаң, көндәлек тормышта ирекле булмыйсың. Киресенчә, тәкъва булсаң, нәфесләреңнән ирекле буласың.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән
15
Минем бу турыда бөтенләй сөйлисем килми дип башлана кайбер тәфсилле сөйләүләр.
Туңдырма ни арада 100 сум булган ул? Мин аны 20-30 сум тора дип уйлый идем.
7🔥2
Әле генә Мәскәү базары тирәсендә бер водитель апай гаишникны аркасыннан сөйде. Шулай итсәң, штрафны кимрәк язалар мәллә?
😁10
Җыйгансың тал песиләре
Әллә язны сагындың
Күргәнем юк иде әле
Мондый серле чагыңны.

Гөрләвекләргә карыйсың
Ага дисең гомерләр
Тиздән, дисең карлыгачлар
Бөтерелеп йөрерләр.

Сыерчыкларны тыңлыйсың
Тыңлыйсың да елыйсың
Беләм инде балачакны,
Гамьсез чакны уйлыйсың.

Йөзеңдә кояш куяны,
Ә син аны сизмисең
Күзләреңне чагылдыра
Күләвекләр көзгесе.

Сагынгансың икән язны,
Сагынгансың күрәмен!
Иң саф язгы хисләремнән
Сиңа шигырь үрәмен!

Мирһади Разов
15
Тавыкның канаты, боты була. Анысын беләбез. Бүген базарда күркә ите алдым. Бедро, ножка, голень һәм крылодан башка күркәнең әле локоть һәм плечосы да була икән. Шулай дип язып куйганнар. Миңа бер кило җилкә һәм ярты кило терсәк дип сорап аласы.
😁12