2026 елда Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле булды:
https://matbugat.ru/news/?id=50476
Бу исемлектән кем өчен пичәт сугасыз?
https://matbugat.ru/news/?id=50476
Бу исемлектән кем өчен пичәт сугасыз?
matbugat.ru
2026 елда Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле | Матбугат.ру
2026 елда Габдулла Тукай исемендәге премиягә кандидатлар исемлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында чыкты.
Оториноларинголог дип әйтеп карагыз әле. Менә, әйтә аласыз бит. Димәк, эштә бүген бөтенләй арымагансыз.
😁18❤1🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ә сезнең авылда татар мәктәбе бармы?
Карыйсызмы кинаны, гафу итегез, фильмны. Әйбәт барамы? Нәрсә ошый һәм нәрсә ошамый?
Карыйсызмы кинаны, гафу итегез, фильмны. Әйбәт барамы? Нәрсә ошый һәм нәрсә ошамый?
Әнгам АТНАБАЕВ
Елгалар ташкан вакытта
Гел төшә исләремә -
Салам ягып җибәргән чак
Язгы боз өсләренә.
Шул учакка гашыйк булып
Яр буйлап йөгерәбез,
Аяк жирдә, күңел белән
Күкләрнең түрендәбез.
Әйтерсең лә, канатланып
Очабыз киләчәккә,
Шатлыклар да, бәхетләр дә
Кочакка керәчәкләр.
Әй, син салам учагыбыз,
Ни көтә сине алда?
Төнен янган йолдызлар да
Сүнәргә тиеш таңда...
Син дә сүндең...
синең белән
Боз да эреде күптән...
Тик шунысы бик аяныч:
Боз өстенә учак яккан
Балачак агып киткән...
Күптән.
Әнгам Атнабаев ВК төркеменнән
Елгалар ташкан вакытта
Гел төшә исләремә -
Салам ягып җибәргән чак
Язгы боз өсләренә.
Шул учакка гашыйк булып
Яр буйлап йөгерәбез,
Аяк жирдә, күңел белән
Күкләрнең түрендәбез.
Әйтерсең лә, канатланып
Очабыз киләчәккә,
Шатлыклар да, бәхетләр дә
Кочакка керәчәкләр.
Әй, син салам учагыбыз,
Ни көтә сине алда?
Төнен янган йолдызлар да
Сүнәргә тиеш таңда...
Син дә сүндең...
синең белән
Боз да эреде күптән...
Тик шунысы бик аяныч:
Боз өстенә учак яккан
Балачак агып киткән...
Күптән.
Әнгам Атнабаев ВК төркеменнән
❤13👍5🔥5
Пассажир автобусы елгага төшеп киткән, 18 кеше һәлак
Куркыныч ВИДЕО: https://matbugat.ru/news/?id=50495
Куркыныч ВИДЕО: https://matbugat.ru/news/?id=50495
😢13
Бүген эш буенча Казан үзәгендә булдым. Казан үзәгендә кешеләр башкача. Туристлар очрый. Мөгаллим кебегрәкләр күп. Студентлар. Берәү скрипка күтәргән. Авиатөзелеш районында берәү дә скрипка күтәреп йөрми ич инде.
😁13
Таиланд - кыйммәт.
Эмиратны утка тоталар.
Сочида су басулар.
Мисырда - ком бураны.
Быел нинди бәрәңге утыртырга икән?
Эмиратны утка тоталар.
Сочида су басулар.
Мисырда - ком бураны.
Быел нинди бәрәңге утыртырга икән?
😁20❤1
"Син гороскоп буенча кем?" дигән сорауга җавап бирү дә гөнаһ.
Коръән ашында ишеткәннәрдән.
Коръән ашында ишеткәннәрдән.
👍8🤔4
Күпләр уйлый, тәкъва булсаң, көндәлек тормышта күп әйбер югалтасың. Киресенчә, күп әйбер табасың. Күпләр уйлый, тәкъва булсаң, көндәлек тормышта ирекле булмыйсың. Киресенчә, тәкъва булсаң, нәфесләреңнән ирекле буласың.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән
❤14
Минем бу турыда бөтенләй сөйлисем килми дип башлана кайбер тәфсилле сөйләүләр.
Туңдырма ни арада 100 сум булган ул? Мин аны 20-30 сум тора дип уйлый идем.
❤1