Forwarded from МӘДӘНИ ҖОМГА
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
“Мәдәни җомга”, “Безнең мирас” редакцияләре сигезенче ел ифтар уздырды. Кабуллардан булсын.
Эльза Газизова видеосы
📲 Безнең Telegram
Эльза Газизова видеосы
📲 Безнең Telegram
👍3
Бүген Шигърият көне. Йәгез әле 4 юллык белән генә кайда нишләп йөргәнегезне рифмалап атыгыз әле.
Бүген Нәүрүз бәйрәм ителә. Төрки халыкларда ул шактый популяр. Ә татарларда бик популяр түгел. Ник икән?
👍8👎5
Блокировка үзенекен итә. Постлар 3-4 тапкыр азрак карала башлады. Киң җәмәгатьчелек впн белән мәтәшми. Тар җәмәгатьчелек кенә мәтәшә.
😢15❤11
Эх, бар иде вакытлар. Сәгатьне бер сәгать алга яки бер сәгать артка күчереп куя идек. Буталып бетә идек. Күңелле иде.
❤15😁6
Бер социаль челтәргә кереп чыккан идем. Кыска-кыска юмористик видеолар бирде. Үзе татарча. Видеода яшьләр дә, олы кешеләр дә сүгенәләр. Пошлятина. Әмма халыкка ошый. Комментарийларда чөеп мактыйлар. Алары да татарча.
👎6
Татарстанда уртача хезмәт хакы 2025 елда 20 процентка арткан дип хәбәр итә РИА Новости. Ышанмаска ашыкмагыз. Сезнеке, бәлки, артмагандыр да. Күршегезнеке бик кисәк арткандыр, бәлки. Шул хисапка уртача күрсәткеч тә арта бит. Күршегездән кереп сорагыз әле.
😁10👍2
Медиа яңалыклары:
* Телевизор фон белән генә эшли
* Радио тыңламыйлар
* Блогерлар туйдырды
* Сайтка кермиләр
* Подписка төшеп беткән
* Социаль челтәрләр тыелган
* Китап сатылмый
* Телевизор фон белән генә эшли
* Радио тыңламыйлар
* Блогерлар туйдырды
* Сайтка кермиләр
* Подписка төшеп беткән
* Социаль челтәрләр тыелган
* Китап сатылмый
Безгә мәктәптә инфузория туфелька өйрәттеләр, ә финанс грамотасына өйрәтмәделәр.
Бүген ишеткәннәрдән.
Бүген ишеткәннәрдән.
👍7🔥4
Forwarded from Казан утлары
Татар әдәбияты зур югалту кичерә...
Күренекле татар язучысы Вакыйф Нуруллин вафат булды. Аңа 90 яшь иде.
Вакыйф Нуруллин белән хушлашу иртәгә, 24 мартта, 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 87 йорт адресы буенча була.
Мәрхүм Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында җирләнәчәк.
Мәрхүмнең гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз.
Күренекле татар язучысы Вакыйф Нуруллин вафат булды. Аңа 90 яшь иде.
Вакыйф Нуруллин белән хушлашу иртәгә, 24 мартта, 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 87 йорт адресы буенча була.
Мәрхүм Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында җирләнәчәк.
Мәрхүмнең гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз.
😢5