Рәхмәт ае Рамазан
Шатланып каршы алдык без,
Килде, диеп Рамазан.
Намазга чакырып торды
Яңгыраган һәр азан.
Раббым бүләк итте безгә
Рәхмәт аен-Рамазан.
Зекергә чакырып торды,
Һәрбер иртәдә азан.
Сәхәр керде, рәхмәт иңде,
Шатлык бирде Рамазан.
Иман нуры тулды безнең
Җаныбызга һәр заман.
Килгән көне шатлык иде,
Китә иңде Рамазан.
Хушлашу авазы булып
Яңгырый бүген азан.
Рамазанда һәрбер йортка
Фәрештәләр иңделәр.
Шәйтан мәлгуннәр бу айда
Богауларда иделәр.
Китә инде, китеп бара,
Изге аем Рамазан.
Коръән иңгән бәхет ае,
Нигъмәт ае Рамазан.
Тәрәвих саен яңгырады
Зекер тәсбих: "Әлвидаг!"
Һуш рәхмәтле ай- Рамазан,
Нурлы аем, Әлфиракъ.
Рәсимә Гарифуллина.
Шатланып каршы алдык без,
Килде, диеп Рамазан.
Намазга чакырып торды
Яңгыраган һәр азан.
Раббым бүләк итте безгә
Рәхмәт аен-Рамазан.
Зекергә чакырып торды,
Һәрбер иртәдә азан.
Сәхәр керде, рәхмәт иңде,
Шатлык бирде Рамазан.
Иман нуры тулды безнең
Җаныбызга һәр заман.
Килгән көне шатлык иде,
Китә иңде Рамазан.
Хушлашу авазы булып
Яңгырый бүген азан.
Рамазанда һәрбер йортка
Фәрештәләр иңделәр.
Шәйтан мәлгуннәр бу айда
Богауларда иделәр.
Китә инде, китеп бара,
Изге аем Рамазан.
Коръән иңгән бәхет ае,
Нигъмәт ае Рамазан.
Тәрәвих саен яңгырады
Зекер тәсбих: "Әлвидаг!"
Һуш рәхмәтле ай- Рамазан,
Нурлы аем, Әлфиракъ.
Рәсимә Гарифуллина.
❤55
Бүген бер әти кеше дә иртәгә балаларыма нәрсә ашатырмын икән дип йокларга ятмыйдыр. Айфонымны яңартасы бар дип йокларга ятучылар күптер.
Ифтар вәгазендә ишеткәннәрдән.
Ифтар вәгазендә ишеткәннәрдән.
❤18😁8🤔5
Бәйрәм җитә,
Әни, төп нигездә
Котлар идек сине җыелып...
Андый чакта,
Кемдер кайтыр диеп,
Куя идең алдан җыенып.
Камыр басып,
Иртүк мичкә ягып,
Көтә идең чәйләр кайнатып.
Әйтерсең лә,
Бәйрәм сиңа түгел,
Безгә иде кебек һәрвакыт.
Их, әнием!
Үз бәйрәмеңдә дә
Һич утырып тора белмәдең.
Хәзер инде
Чөйдә генә тора
Мич алдында йөргән күлмәгең.
Ял белмәдең,
Бәйрәм дә күрмәдең,
Гел почмакта йөрдең тыпырдап.
Юк, ялгышам...
Әгәр авыр булса,
Әйтер идең бер сүз уфылдап.
Әйтми идең...
Әллә инде түздең,
Я, чынлап та, шулай яраттың:
Мичтән чыккан бәлешләргә кушып,
Бар җылыңны безгә тараттың.
Бәйрәм булган:
Безгә – сине күрү,
Синең өчен – безне бер сыйлау.
Кинәт.. синсез
Һәм бәйрәмсез итте
Көтмәгәндә килгән зур сынау.
Бу көннәрдә
Уллар, кызлар сөенеп
Туган йортларына ашыгыр.
Котлый алмыйм, әни,
Рухларыңа
Дога булып барсын бу шигырь...
Исхак Фәйзуллин
Әни, төп нигездә
Котлар идек сине җыелып...
Андый чакта,
Кемдер кайтыр диеп,
Куя идең алдан җыенып.
Камыр басып,
Иртүк мичкә ягып,
Көтә идең чәйләр кайнатып.
Әйтерсең лә,
Бәйрәм сиңа түгел,
Безгә иде кебек һәрвакыт.
Их, әнием!
Үз бәйрәмеңдә дә
Һич утырып тора белмәдең.
Хәзер инде
Чөйдә генә тора
Мич алдында йөргән күлмәгең.
Ял белмәдең,
Бәйрәм дә күрмәдең,
Гел почмакта йөрдең тыпырдап.
Юк, ялгышам...
Әгәр авыр булса,
Әйтер идең бер сүз уфылдап.
Әйтми идең...
Әллә инде түздең,
Я, чынлап та, шулай яраттың:
Мичтән чыккан бәлешләргә кушып,
Бар җылыңны безгә тараттың.
Бәйрәм булган:
Безгә – сине күрү,
Синең өчен – безне бер сыйлау.
Кинәт.. синсез
Һәм бәйрәмсез итте
Көтмәгәндә килгән зур сынау.
Бу көннәрдә
Уллар, кызлар сөенеп
Туган йортларына ашыгыр.
Котлый алмыйм, әни,
Рухларыңа
Дога булып барсын бу шигырь...
Исхак Фәйзуллин
😢44❤24
Бүген кыскартылган көн бугай. Вахтада сораулар булса, Матбугат.ру рөхсәт итте диярсез.
👍13🔥7
Көлде кояш, нурларыннан
Урамнарга келәм җәеп
Йөзләр балкый шатлык зурдан-
Килде көтеп алган Гает.
Котлау сүзе һәр тарафта,
Кемдер җырлый, укый бәет
Аллаһыны зурлый инсан,
Мөбарәк көн- бүген Гает.
Күңелләр көр, җанда хисләр,
Шаяртсаң да түгел гаеп
Шундый рәхәт, куанычлы,
Бәрәкәтле изге Гает.
Табаларда коймак пешә,
Сый-хөрмәтле бәйрәм чәе
Мәчетләрдә мөселманнар,
Дога кыла барсы, әйе.
Тынычлыкны сорыйм мин дә,
Намазлыкны алга җәеп
Рәхмәтендә без Аллаһының,
Мөбәрәкләр булсын Гает!
Мирһади Разов
Урамнарга келәм җәеп
Йөзләр балкый шатлык зурдан-
Килде көтеп алган Гает.
Котлау сүзе һәр тарафта,
Кемдер җырлый, укый бәет
Аллаһыны зурлый инсан,
Мөбарәк көн- бүген Гает.
Күңелләр көр, җанда хисләр,
Шаяртсаң да түгел гаеп
Шундый рәхәт, куанычлы,
Бәрәкәтле изге Гает.
Табаларда коймак пешә,
Сый-хөрмәтле бәйрәм чәе
Мәчетләрдә мөселманнар,
Дога кыла барсы, әйе.
Тынычлыкны сорыйм мин дә,
Намазлыкны алга җәеп
Рәхмәтендә без Аллаһының,
Мөбәрәкләр булсын Гает!
Мирһади Разов
🙏9❤5👍3
Forwarded from МӘДӘНИ ҖОМГА
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
“Мәдәни җомга”, “Безнең мирас” редакцияләре сигезенче ел ифтар уздырды. Кабуллардан булсын.
Эльза Газизова видеосы
📲 Безнең Telegram
Эльза Газизова видеосы
📲 Безнең Telegram
👍1
Бүген Шигърият көне. Йәгез әле 4 юллык белән генә кайда нишләп йөргәнегезне рифмалап атыгыз әле.