Матбугат.ру
4.46K subscribers
8.65K photos
724 videos
1 file
370 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Авыл җирендә җитәкче кабинеты вагонка белән тышланган булырга тиеш. Шундый мода. Бүгенгесе көндә.
😁281
Казан мәчетләрендә кеше әзәйгән. Кая китеп беттегез? Авылларга таралыштыгыз мәллә?
Блогер Татар Малай үтә дә мөһим тема күтәргән. Ни өчен Чапай кушаматлы кешеләрнең күпчелеге Рафаэль исемле икән? Моның берәр аңлатмасы бармы? Сезнең Чапай да Рафаэльме?
😁19🔥5😢2
Мөхтәр Минһаҗевка бүген 65 яшь тулган. Котлыйбыз! Ничек әле теге җыры?
6🔥2🙏1
Бүген "Казанские ведомости" газетасына 35 яшь тулган. Котлыйбыз!
9
Бүген дуслар белән авыз ачтык. Ифтарга аерым исем биреп тормадык инде.
21👍5🙏2
👍94
Казанда ир-ат кондиционерда асылынып, янгыннан исән калган

Куркыныч ВИДЕО: https://matbugat.ru/news/?id=50385
🤔72👍2
Хәзер бөтен кеше супердога эзли. Иң көчле дога ул - чын күңелдән кылынган дога.

Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазеннән.
31👍11
Сораган идек микән, юк микән. Алма апай, Туган апай, Чәчәк апай, Кечкенә апай, Дәү апай, Тәти апай, тагын нинди апайлар бар татарда?
8
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасыннан китүе турында әйтте

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50401
4
Сез белмәгән бер сүз әйтәм сезгә хәзер. Кильдымка. Ишеткәнегез бар идеме? Омск, Томск, Новосибирски якларында кладовканы шулай атыйлар. Кайбер якларда чишенү шкафын шулай диләр (мәсәлән, садикта, спортзал раздевалкасындагы кечкенә шкафчикны). Бу сүзнең татардан чыкканы көн кебек ачык. Әмма безнең якларда кулланылмый. Ә Себердә кулланыла. Ишеткәнегез бар идеме бу сүзне? Кильдым. Кильдымка.
😁194
Карьер самосвалы УАЗ өстенә менеп, 5 кешене сытып үтерүен сизмәгән дә

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50406
😢121🔥1
Кичләрен бик бозлавык. Чамалап йөрегез. Гранд батман ясый күрмәгез.
😁14🔥5😢1
Менә бу конвертны тормыштагы нинди ситуацияләр өчен чыгаралар икән?
Рәхмәт ае Рамазан
Шатланып каршы алдык без,
Килде, диеп Рамазан.
Намазга чакырып торды
Яңгыраган һәр азан.
Раббым бүләк итте безгә
Рәхмәт аен-Рамазан.
Зекергә чакырып торды,
Һәрбер иртәдә азан.
Сәхәр керде, рәхмәт иңде,
Шатлык бирде Рамазан.
Иман нуры тулды безнең
Җаныбызга һәр заман.
Килгән көне шатлык иде,
Китә иңде Рамазан.
Хушлашу авазы булып
Яңгырый бүген азан.
Рамазанда һәрбер йортка
Фәрештәләр иңделәр.
Шәйтан мәлгуннәр бу айда
Богауларда иделәр.
Китә инде, китеп бара,
Изге аем Рамазан.
Коръән иңгән бәхет ае,
Нигъмәт ае Рамазан.
Тәрәвих саен яңгырады
Зекер тәсбих: "Әлвидаг!"
Һуш рәхмәтле ай- Рамазан,
Нурлы аем, Әлфиракъ.

Рәсимә Гарифуллина.
55
Бүген бер әти кеше дә иртәгә балаларыма нәрсә ашатырмын икән дип йокларга ятмыйдыр. Айфонымны яңартасы бар дип йокларга ятучылар күптер.

Ифтар вәгазендә ишеткәннәрдән.
18😁9🤔5