Матбугат.ру
4.46K subscribers
8.65K photos
724 videos
1 file
371 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Кайвакыт интернетта "менә шушы доганы укысаң, җәннәткә эләгәсең" кебегрәк постлар күренә. Лотерея билеты сыман. Дин ул лотерея түгел. Көн дә гыйбадәттә булырга кирәк. Бер дога укып кына җәннәткә эләгеп булмый.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍395🔥2
Теге танышым әйтә. Ром-баба ясаучылар да экономияли башлады ди. Элек төбе җүгешләнеп тора иде, тәмле иде ди. Хәзер җүгешләнеп тормый ди ((
😁31🔥3
Бүген Газинур Фарухшинга 70 яшь тулды. Котлыйбыз!

Татар дәүләт филармониясе "Матбугат.ру"га уникаль тарихи фотолар җибәрде. Рәхмәт аларга. Әле һәрбер фотога аңлатма да бар! Монда берничә фото гына куябыз, калганнарын менә тушы турыга кереп карагыз:

https://matbugat.ru/news/?id=50364
32🙏9
Джинсымның тезе тишелде. Тузып тишелгән тишек белән фабричный модный тишек аерыламы ул? Или яңа чалбар алыргамы? Бер уйласаң, табигый тишелгән тишек почётлырак булырга тиеш бит инде.
😁55🔥3
Авыл җирендә җитәкче кабинеты вагонка белән тышланган булырга тиеш. Шундый мода. Бүгенгесе көндә.
😁281
Казан мәчетләрендә кеше әзәйгән. Кая китеп беттегез? Авылларга таралыштыгыз мәллә?
Блогер Татар Малай үтә дә мөһим тема күтәргән. Ни өчен Чапай кушаматлы кешеләрнең күпчелеге Рафаэль исемле икән? Моның берәр аңлатмасы бармы? Сезнең Чапай да Рафаэльме?
😁19🔥5😢2
Мөхтәр Минһаҗевка бүген 65 яшь тулган. Котлыйбыз! Ничек әле теге җыры?
6🔥2🙏1
Бүген "Казанские ведомости" газетасына 35 яшь тулган. Котлыйбыз!
9
Бүген дуслар белән авыз ачтык. Ифтарга аерым исем биреп тормадык инде.
21👍5🙏2
👍94
Казанда ир-ат кондиционерда асылынып, янгыннан исән калган

Куркыныч ВИДЕО: https://matbugat.ru/news/?id=50385
🤔72👍2
Хәзер бөтен кеше супердога эзли. Иң көчле дога ул - чын күңелдән кылынган дога.

Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазеннән.
31👍11
Сораган идек микән, юк микән. Алма апай, Туган апай, Чәчәк апай, Кечкенә апай, Дәү апай, Тәти апай, тагын нинди апайлар бар татарда?
8