Без бүләккә алган бу чәчәкләр
Бер атнадан инде шиңәрләр
Кемдер ташлар чүпкә, кайберләре
Китап арасында кибәрләр.
Әйдә шиңсен, корып, кибеп бетсен
Изге хисләр генә сулмасын
Йөрәктәге сөю гөлләренә
Ят күбәләк килеп кунмасын.
Алда булыр әле бик күп язлар,
Чәчәкләрнең булыр яңасы
Безгә әле тормыш үрләрендә
Кайнар учак булып янасы.
Гөлләр шиңәр, китәр матурлык та
Мәңге түгел берни бу җирдә
И, Ходаем салма кайгыларга,
Хушлашулар безгә, син бирмә!
...Без бүләккә алган бу чәчәкләр,
Белеп тора беркөн... суласын.
Мәхәбәтле булсын тормышыбыз,
Дөрләп торсын, бер дә сүнмәсен.
Мирһади Разов
Бер атнадан инде шиңәрләр
Кемдер ташлар чүпкә, кайберләре
Китап арасында кибәрләр.
Әйдә шиңсен, корып, кибеп бетсен
Изге хисләр генә сулмасын
Йөрәктәге сөю гөлләренә
Ят күбәләк килеп кунмасын.
Алда булыр әле бик күп язлар,
Чәчәкләрнең булыр яңасы
Безгә әле тормыш үрләрендә
Кайнар учак булып янасы.
Гөлләр шиңәр, китәр матурлык та
Мәңге түгел берни бу җирдә
И, Ходаем салма кайгыларга,
Хушлашулар безгә, син бирмә!
...Без бүләккә алган бу чәчәкләр,
Белеп тора беркөн... суласын.
Мәхәбәтле булсын тормышыбыз,
Дөрләп торсын, бер дә сүнмәсен.
Мирһади Разов
❤53👎1
Кайберәүләрне без мәчетләрдә Рамазан аенда гына күрәбез. Аннары алар бер елга югала. Киләсе уразага кадәр. Без аларны "люди Рамазана" дип атыйбыз.
Тәравих вәгазендә ишеткәннәрдән.
Тәравих вәгазендә ишеткәннәрдән.
😁18👍16❤5
Кайберәүләр өйләренә ризыкны вакуумга пичәтләп бирә торган әйбер алалар. Сездә дә бардыр бит? Нәрсәләрне чәписез вакуумга? Файдасы бармы?
🤔6
Татарстан дулкынында на 5 марта 2026 в 13.10 мин (Ростэм Акъегет…
Исән булса, шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегеткә 5 март көнне 75 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик. Күрегез, "Татарстан" радиосы аның истәлегенә нинди җылы тапшыру эшләгән. Эш аралаш булса да тыңлагыз әле. Мин шулай иттем.
❤20
Кайсы якларда исемдәге "и" авазы урынына "ы" дип әйтәләр? Сезнең якта түгелдер бит?
🤔10
Матбугат.ру
Кайсы якларда исемдәге "и" авазы урынына "ы" дип әйтәләр? Сезнең якта түгелдер бит?
Ә кайсы якларда исемнәрдә "а" урынына "о" диләр? Анысы да сезнең якта түгелме?
❤3
Мальдивы - иң түбәнлектә урнашкан илләрнең берсе икән. Ел саен аның җирләрен ничәдер сантиметрга диңгез каплый ди. Һәм ничәдер дистә еллардан бөтенләй каплап бетерергә мөмкин ди. Барып күрегез бер, Мальдивы бөтенләй су астына киткәнче. Үкенечкә калмасын.
😁23👍3❤1
Тагын бер кызыклы гына телеграм канал ачу уе бар иде, ачмыйм инде. Барыбер телеграмны блокировать итәчәкләр.
❤7
Татарда шундый сүзләр бар. Көндәлек тормышта алар бөтенләй диярлек кулланылмый. Ә җырларда ике җырның берсендә очрый. Мәсәлән, нинди сүзләр?
👍4
Басма матбугатта эшләүче бер коллега әйтә. Театрлар һәм концерт оештыручылар авыз ачу вакытын ник исәпкә алмыйлар икән алар ди. Кайвакыт тамашалар кояш батарга ярты сәгать кала башлана ди. Ярты зал чыштыр-пыштыр авыз ача ди.
👍20