Матбугат.ру
4.45K subscribers
8.66K photos
725 videos
1 file
373 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
«Аллаһ рәхмәте белән эшләүче» «Тәртип» радиосы ифтар уздырды

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50296
23🙏3
Forwarded from МӘДӘНИ ҖОМГА
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Илшат Әминовның җырлаганын күргәнегез бар идеме?

Эльза Газизова видеосы

📲 Безнең Telegram
🔥179👎4
Күптән түгел театрда булдым. Күренешнең бер өлеше кухняда бара. Ашау-эчү белән. Ахшамнан соң иде бу. Ә спектакль иртәрәк башланса? Ә артистлар ураза тотса? Ничек уйнала икән бу спектакль? Әлла мондый моментлар алдан ук уйланыламы? Безне театр әһелләре күп укый. Аңлатма бирегез әле)
👍11😁4
Белегез. Сез язганнарны әле "Акчарлак" соңыннан гәҗиттә дә бастырып куярга мөмкин.
😁29👍3
Утренникта һәр әни үз баласын гына видеога төшерә. Кемнең кем баласы икәнен шуннан гына аңлап була.
😁13👍5🤔1
Безнең традицион пост
😁2320🔥5👎2
Без бүләккә алган бу чәчәкләр
Бер атнадан инде шиңәрләр
Кемдер ташлар чүпкә, кайберләре
Китап арасында кибәрләр.

Әйдә шиңсен, корып, кибеп бетсен
Изге хисләр генә сулмасын
Йөрәктәге сөю гөлләренә
Ят күбәләк килеп кунмасын.

Алда булыр әле бик күп язлар,
Чәчәкләрнең булыр яңасы
Безгә әле тормыш үрләрендә
Кайнар учак булып янасы.

Гөлләр шиңәр, китәр матурлык та
Мәңге түгел берни бу җирдә
И, Ходаем салма кайгыларга,
Хушлашулар безгә, син бирмә!

...Без бүләккә алган бу чәчәкләр,
Белеп тора беркөн... суласын.
Мәхәбәтле булсын тормышыбыз,
Дөрләп торсын, бер дә сүнмәсен.

Мирһади Разов
53👎1
Кайберәүләрне без мәчетләрдә Рамазан аенда гына күрәбез. Аннары алар бер елга югала. Киләсе уразага кадәр. Без аларны "люди Рамазана" дип атыйбыз.

Тәравих вәгазендә ишеткәннәрдән.
😁18👍165
Кайберәүләр өйләренә ризыкны вакуумга пичәтләп бирә торган әйбер алалар. Сездә дә бардыр бит? Нәрсәләрне чәписез вакуумга? Файдасы бармы?
🤔6
Чәчәк кибетләрендә бүген бик моңсу
😁291
Татарстан дулкынында на 5 марта 2026 в 13.10 мин (Ростэм Акъегет…
Исән булса, шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегеткә 5 март көнне 75 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик. Күрегез, "Татарстан" радиосы аның истәлегенә нинди җылы тапшыру эшләгән. Эш аралаш булса да тыңлагыз әле. Мин шулай иттем.
20
Быел боз киткәнен күрәсе килә. Ничәсе көнне ничәдә китә ул?
😁271
Кайсы якларда исемдәге "и" авазы урынына "ы" дип әйтәләр? Сезнең якта түгелдер бит?
🤔10
Матбугат.ру
Кайсы якларда исемдәге "и" авазы урынына "ы" дип әйтәләр? Сезнең якта түгелдер бит?
Ә кайсы якларда исемнәрдә "а" урынына "о" диләр? Анысы да сезнең якта түгелме?
3