Күпме генә көтмә, ишекләрен
Шакымасаң ачмас беркем дә
Ямьсезләнмә яки юньсезләнмә
Танымаслар диеп төркемдә.
Көлеп торма кеше елаганда,
Бер көн килеп үзең еларсың
Кире какма ярдәм сорасалар,
Хәер булыр, берчак уңарсың.
Үз-үзеңне мактап борын чөймә,
Абынырсың юлны күрмичә
Яратмыйлар мине, диеп йөрмә,
Елмаеп та җавап бирмичә.
Йөрәгеңә кара уйлар кертмә,
Кичерә бел, сөен һәр көнгә
Үз кулыңда бөтен бәхетең дә,
Борчуың да синең иркеңдә.
Акрын барган атлар озак яши,
Аргамаклар яна узышта
Үз-үзеңне шулай жәлләмәсәң,
Авырлыклар килер тормышта.
Мирһади Разов
Шакымасаң ачмас беркем дә
Ямьсезләнмә яки юньсезләнмә
Танымаслар диеп төркемдә.
Көлеп торма кеше елаганда,
Бер көн килеп үзең еларсың
Кире какма ярдәм сорасалар,
Хәер булыр, берчак уңарсың.
Үз-үзеңне мактап борын чөймә,
Абынырсың юлны күрмичә
Яратмыйлар мине, диеп йөрмә,
Елмаеп та җавап бирмичә.
Йөрәгеңә кара уйлар кертмә,
Кичерә бел, сөен һәр көнгә
Үз кулыңда бөтен бәхетең дә,
Борчуың да синең иркеңдә.
Акрын барган атлар озак яши,
Аргамаклар яна узышта
Үз-үзеңне шулай жәлләмәсәң,
Авырлыклар килер тормышта.
Мирһади Разов
❤34🔥17👍11
«Аллаһ рәхмәте белән эшләүче» «Тәртип» радиосы ифтар уздырды
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50296
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50296
❤23🙏3
Күптән түгел театрда булдым. Күренешнең бер өлеше кухняда бара. Ашау-эчү белән. Ахшамнан соң иде бу. Ә спектакль иртәрәк башланса? Ә артистлар ураза тотса? Ничек уйнала икән бу спектакль? Әлла мондый моментлар алдан ук уйланыламы? Безне театр әһелләре күп укый. Аңлатма бирегез әле)
👍11😁4
Утренникта һәр әни үз баласын гына видеога төшерә. Кемнең кем баласы икәнен шуннан гына аңлап була.
😁13👍5🤔1
Без бүләккә алган бу чәчәкләр
Бер атнадан инде шиңәрләр
Кемдер ташлар чүпкә, кайберләре
Китап арасында кибәрләр.
Әйдә шиңсен, корып, кибеп бетсен
Изге хисләр генә сулмасын
Йөрәктәге сөю гөлләренә
Ят күбәләк килеп кунмасын.
Алда булыр әле бик күп язлар,
Чәчәкләрнең булыр яңасы
Безгә әле тормыш үрләрендә
Кайнар учак булып янасы.
Гөлләр шиңәр, китәр матурлык та
Мәңге түгел берни бу җирдә
И, Ходаем салма кайгыларга,
Хушлашулар безгә, син бирмә!
...Без бүләккә алган бу чәчәкләр,
Белеп тора беркөн... суласын.
Мәхәбәтле булсын тормышыбыз,
Дөрләп торсын, бер дә сүнмәсен.
Мирһади Разов
Бер атнадан инде шиңәрләр
Кемдер ташлар чүпкә, кайберләре
Китап арасында кибәрләр.
Әйдә шиңсен, корып, кибеп бетсен
Изге хисләр генә сулмасын
Йөрәктәге сөю гөлләренә
Ят күбәләк килеп кунмасын.
Алда булыр әле бик күп язлар,
Чәчәкләрнең булыр яңасы
Безгә әле тормыш үрләрендә
Кайнар учак булып янасы.
Гөлләр шиңәр, китәр матурлык та
Мәңге түгел берни бу җирдә
И, Ходаем салма кайгыларга,
Хушлашулар безгә, син бирмә!
...Без бүләккә алган бу чәчәкләр,
Белеп тора беркөн... суласын.
Мәхәбәтле булсын тормышыбыз,
Дөрләп торсын, бер дә сүнмәсен.
Мирһади Разов
❤53👎1
Кайберәүләрне без мәчетләрдә Рамазан аенда гына күрәбез. Аннары алар бер елга югала. Киләсе уразага кадәр. Без аларны "люди Рамазана" дип атыйбыз.
Тәравих вәгазендә ишеткәннәрдән.
Тәравих вәгазендә ишеткәннәрдән.
😁18👍16❤5
Кайберәүләр өйләренә ризыкны вакуумга пичәтләп бирә торган әйбер алалар. Сездә дә бардыр бит? Нәрсәләрне чәписез вакуумга? Файдасы бармы?
🤔6
Татарстан дулкынында на 5 марта 2026 в 13.10 мин (Ростэм Акъегет…
Исән булса, шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегеткә 5 март көнне 75 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик. Күрегез, "Татарстан" радиосы аның истәлегенә нинди җылы тапшыру эшләгән. Эш аралаш булса да тыңлагыз әле. Мин шулай иттем.
❤20