Матбугат.ру
Җырның тексты арзан йөри, ә көе кыйммәт. Димәк, җырда көе мөһимрәк?
Сүз уңаеннан. Җырның сүзләре мөһимрәкме, әллә көеме дигәннән. Бер композитор миңа болай диде. Җырның сүзләрен үзгәртеп җырлап карагыз - шул ук җыр кала. Җырның көен үзгәртеп җырлап карагыз - бөтенләй башка җыр килеп чыгачак.
😁13🤔8❤3
Өйдән чыкканда үтүк белән селфи төшүне гадәткә кертсәгез, аны кабызган килеш онытып калдырдым бугай дип шикләнмәячәксез.
😁30👍9
Әле кайвакыт телефоныгыздагы фонарны кабызып, югалган телефоныгызны эзлисездер.
😁31
Кайбер танылган шәхесләр, танымасыннар, игътибарны җәлеп итмим дип, кара күзлек кияләр. Әмма бөтен игътибар аларда була, кара көздә кара күзлек киеп йөрүче кем икән бу дип.
😁22🤔8❤3👍1
Казанның урта һәм эре предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 107 мең сумнан артты, диде бүген Метшин. Ятмагыз авылда. Казанга күченегез.
😁21🤔14🔥5
Бармакка чүкеч белән суккач та "Алла!" дип кычкырабыз.
Радиодан җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Радиодан җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
😁5❤3
Гулгеня, Гулгуня, Гульгена, Гулгюня... Ник загсларда бу исемнең уртак бер стандартын булдырмаганнар икән?
❤6
Forwarded from Кинорежиссер Александр Далматов
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Премьера!
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы!
2 март, 20:00! ТНВ!
2 марта в 20:00 на ТНВ премьера сериала «Ай булмаса, йолдыз бар»
Автор - Туфан Миңнуллин, режиссер - Александр Далматов
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы!
2 март, 20:00! ТНВ!
2 марта в 20:00 на ТНВ премьера сериала «Ай булмаса, йолдыз бар»
Автор - Туфан Миңнуллин, режиссер - Александр Далматов
❤19🔥3
Бер танышым әйтә, минем эшем әйбәт, әмма кызыксыз чараларда катнашырга еш туры килә ди. Нинди генә минуслары юк эшләрнең. Сезнең эш андый түгелдер бит? Гел плюслардан гына торадыр бит?
🤔18👍8❤1
Кайбер хәзрәтләр азан яңгыраганда авыз ачарга куша, ә кайберәүләре азан беткәнне көтәргә кирәк ди. Ничек дөрес икән? Сез ничек итәсез?
❤6🤔3