Матбугат.ру
4.45K subscribers
8.67K photos
725 videos
1 file
373 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Ир-атларның яшь барган саен хисләре тупаслана, диде бер психолог. Алайса, 40, 50, 60 яшьлек ир-ат шагыйрь хисләрне каян алырга тиеш? Көн дә шигырь язарга кирәк бит, ә хисләр тупасланган.
🤔9🔥2
Элгәре дип кайсы якта сөйләшәләр?
Бөек шәхесләр турында болай дияргә яраталар: "аны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе", "ул әле һаман да ачылып бетмәгән". Ә берәр-кайчан шундый момент килеп җитәме, всё без аны өйрәнеп беттек, ачып бетердек дигән?
😁131
Җырның тексты арзан йөри, ә көе кыйммәт. Димәк, җырда көе мөһимрәк?
🤔181
Әгәр күрсәгез-белсәгез
Матбугат.ру
Җырның тексты арзан йөри, ә көе кыйммәт. Димәк, җырда көе мөһимрәк?
Сүз уңаеннан. Җырның сүзләре мөһимрәкме, әллә көеме дигәннән. Бер композитор миңа болай диде. Җырның сүзләрен үзгәртеп җырлап карагыз - шул ук җыр кала. Җырның көен үзгәртеп җырлап карагыз - бөтенләй башка җыр килеп чыгачак.
😁13🤔83
Утыртасы әйберләрегезне утырттыгызмы инде, әллә иртәрәкме?
🔥5
Лилия Гәрәеваның яңа эш урыны билгеле булды

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50213
2
Өйдән чыкканда үтүк белән селфи төшүне гадәткә кертсәгез, аны кабызган килеш онытып калдырдым бугай дип шикләнмәячәксез.
😁30👍9
Әле кайвакыт телефоныгыздагы фонарны кабызып, югалган телефоныгызны эзлисездер.
😁31
Кайбер танылган шәхесләр, танымасыннар, игътибарны җәлеп итмим дип, кара күзлек кияләр. Әмма бөтен игътибар аларда була, кара көздә кара күзлек киеп йөрүче кем икән бу дип.
😁22🤔83👍1
Ә монысы март аена намаз вакытлары
👍168
Река да елга, овраг та елга. Сүз җитмәгән что ли?
😁15
Казанның урта һәм эре предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 107 мең сумнан артты, диде бүген Метшин. Ятмагыз авылда. Казанга күченегез.
😁21🤔14🔥5
Бармакка чүкеч белән суккач та "Алла!" дип кычкырабыз.

Радиодан җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
😁53
Гулгеня, Гулгуня, Гульгена, Гулгюня... Ник загсларда бу исемнең уртак бер стандартын булдырмаганнар икән?
6
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Премьера!

«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы!

2 март, 20:00! ТНВ!

2 марта в 20:00 на ТНВ премьера сериала «Ай булмаса, йолдыз бар»

Автор - Туфан Миңнуллин, режиссер - Александр Далматов
19🔥3