Танылган журналист Мөнир Әһлиуллин вафат. Хушлашу бүген Мамадыш тракты, 40 йорт адресы буенча 11:00 сәгатьтә була.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50180
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50180
🙏11❤3
Бер танышым әйтә. Минем эшем әйбәт ди. Әмма бер зур минусы бар ди. Ялынырга бик күп туры килә ди. Сезнең эштә дә ялынырга еш туры киләме?
Бер танышымның танышы снегоход алган. Акчам күп булмаса да алдым ди. Артык акча булганны көтсәң, гомер ала алмыйсың ди. Минем яшьтәшләремнең күбесе инде үлеп бетте ди. Үзеңне дә бераз яратырга кирәк ди. Дөрес фикерлиме? Әллә юкмы? Сезнең бу турыда уйланганыгыз бармы?
👍29
Бер танышым әйтә. Хәзер кешегә өч мессенджерга язасың, берсен дә укымый ди. Шуңа күрә туп-туры бәреп смс язам ди. Сез дә шулай итегез.
❤22
Ир-атларның яшь барган саен хисләре тупаслана, диде бер психолог. Алайса, 40, 50, 60 яшьлек ир-ат шагыйрь хисләрне каян алырга тиеш? Көн дә шигырь язарга кирәк бит, ә хисләр тупасланган.
🤔9🔥2
Бөек шәхесләр турында болай дияргә яраталар: "аны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе", "ул әле һаман да ачылып бетмәгән". Ә берәр-кайчан шундый момент килеп җитәме, всё без аны өйрәнеп беттек, ачып бетердек дигән?
😁13❤1
Матбугат.ру
Җырның тексты арзан йөри, ә көе кыйммәт. Димәк, җырда көе мөһимрәк?
Сүз уңаеннан. Җырның сүзләре мөһимрәкме, әллә көеме дигәннән. Бер композитор миңа болай диде. Җырның сүзләрен үзгәртеп җырлап карагыз - шул ук җыр кала. Җырның көен үзгәртеп җырлап карагыз - бөтенләй башка җыр килеп чыгачак.
😁13🤔8❤3
Өйдән чыкканда үтүк белән селфи төшүне гадәткә кертсәгез, аны кабызган килеш онытып калдырдым бугай дип шикләнмәячәксез.
😁30👍9