Форс-мажор килеп чыгып, ниятләгән җиргә авыз ачуга өлгермәдем кичә. Очраклы бер кафеда ике хөрмә җимеше һәм бер шешә су бирделәр. Акча алмадылар. Менә шундый ул Рамазан ае)
❤73👍18
Сезнең ураза тотасызмы икәнен бары тик сез һәм Аллаһы Тәгалә белә.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍64❤7
Танылган журналист Мөнир Әһлиуллин вафат. Хушлашу бүген Мамадыш тракты, 40 йорт адресы буенча 11:00 сәгатьтә була.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50180
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50180
🙏11❤3
Бер танышым әйтә. Минем эшем әйбәт ди. Әмма бер зур минусы бар ди. Ялынырга бик күп туры килә ди. Сезнең эштә дә ялынырга еш туры киләме?
Бер танышымның танышы снегоход алган. Акчам күп булмаса да алдым ди. Артык акча булганны көтсәң, гомер ала алмыйсың ди. Минем яшьтәшләремнең күбесе инде үлеп бетте ди. Үзеңне дә бераз яратырга кирәк ди. Дөрес фикерлиме? Әллә юкмы? Сезнең бу турыда уйланганыгыз бармы?
👍29
Бер танышым әйтә. Хәзер кешегә өч мессенджерга язасың, берсен дә укымый ди. Шуңа күрә туп-туры бәреп смс язам ди. Сез дә шулай итегез.
❤22
Ир-атларның яшь барган саен хисләре тупаслана, диде бер психолог. Алайса, 40, 50, 60 яшьлек ир-ат шагыйрь хисләрне каян алырга тиеш? Көн дә шигырь язарга кирәк бит, ә хисләр тупасланган.
🤔9🔥2
Бөек шәхесләр турында болай дияргә яраталар: "аны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе", "ул әле һаман да ачылып бетмәгән". Ә берәр-кайчан шундый момент килеп җитәме, всё без аны өйрәнеп беттек, ачып бетердек дигән?
😁13❤1