Сулап ята кебек энҗе карлар,
Тау-тау зарлар биек өелгән
Белми адәм, кышка йодрык яный,
Көндә чыккач иртән өеннән.
Белми, бәлкем бәхет карлары бу,
Кырлар тулыр җәйге бәрәкәт
Белми, кар көрәве Аллаһыдан,
Саулык өчен килгән хәрәкәт.
Менә тагы җитте илаһи кич,
Ни хәл, диеп җиргә ай бакты
Ни, могҗиза, гүя кич җитмәгән
Бөтен тараф балкый, яп-якты!
Рамазан бит җитте, мөселманнар!
Читкә куеп торыйк зарларны
Мәрхәмәтле, түзем булыйк әйдә
Ак шатлыкка юрыйк карларны!
Мәчетләрдән серле нур бөркелә,
Йөрәкләрне назлый бу азан
Сафлык булып тулдың җаныбызга-
Иң гүзәл ай, изге Рамазан!
Мирһади Разов
Тау-тау зарлар биек өелгән
Белми адәм, кышка йодрык яный,
Көндә чыккач иртән өеннән.
Белми, бәлкем бәхет карлары бу,
Кырлар тулыр җәйге бәрәкәт
Белми, кар көрәве Аллаһыдан,
Саулык өчен килгән хәрәкәт.
Менә тагы җитте илаһи кич,
Ни хәл, диеп җиргә ай бакты
Ни, могҗиза, гүя кич җитмәгән
Бөтен тараф балкый, яп-якты!
Рамазан бит җитте, мөселманнар!
Читкә куеп торыйк зарларны
Мәрхәмәтле, түзем булыйк әйдә
Ак шатлыкка юрыйк карларны!
Мәчетләрдән серле нур бөркелә,
Йөрәкләрне назлый бу азан
Сафлык булып тулдың җаныбызга-
Иң гүзәл ай, изге Рамазан!
Мирһади Разов
❤69👍6
Форс-мажор килеп чыгып, ниятләгән җиргә авыз ачуга өлгермәдем кичә. Очраклы бер кафеда ике хөрмә җимеше һәм бер шешә су бирделәр. Акча алмадылар. Менә шундый ул Рамазан ае)
❤73👍18
Сезнең ураза тотасызмы икәнен бары тик сез һәм Аллаһы Тәгалә белә.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍64❤7
Танылган журналист Мөнир Әһлиуллин вафат. Хушлашу бүген Мамадыш тракты, 40 йорт адресы буенча 11:00 сәгатьтә була.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50180
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50180
🙏11❤3
Бер танышым әйтә. Минем эшем әйбәт ди. Әмма бер зур минусы бар ди. Ялынырга бик күп туры килә ди. Сезнең эштә дә ялынырга еш туры киләме?
Бер танышымның танышы снегоход алган. Акчам күп булмаса да алдым ди. Артык акча булганны көтсәң, гомер ала алмыйсың ди. Минем яшьтәшләремнең күбесе инде үлеп бетте ди. Үзеңне дә бераз яратырга кирәк ди. Дөрес фикерлиме? Әллә юкмы? Сезнең бу турыда уйланганыгыз бармы?
👍29
Бер танышым әйтә. Хәзер кешегә өч мессенджерга язасың, берсен дә укымый ди. Шуңа күрә туп-туры бәреп смс язам ди. Сез дә шулай итегез.
❤22
Ир-атларның яшь барган саен хисләре тупаслана, диде бер психолог. Алайса, 40, 50, 60 яшьлек ир-ат шагыйрь хисләрне каян алырга тиеш? Көн дә шигырь язарга кирәк бит, ә хисләр тупасланган.
🤔9🔥2