АШЫКТЫРМАГЫЗ!..
"Ялкытты кыш!— диде берәү.—
Сагындым кояш, назны..."
Яз гомере — ялт-йолт кына,
Ашыктырмагыз язны!
Кышның да үз матурлыгы:
Кар өелгән тавы бар,
Ябалаклап яуган кары,
Сулап туймас һава бар!
Чыныктырыр салкыны бар,
Мичләренең ялкыны бар,
Суыкларда өшемәскә
Мәхәббәт калканы бар.
Кышның да бар матурлыгы,
Кышның да бар үз яме...
Гомер дә бит ялт-йолт кына--
Ашыктырмагыз!.. Яме?
Фирүзә АБДУЛЛИНА
"Ялкытты кыш!— диде берәү.—
Сагындым кояш, назны..."
Яз гомере — ялт-йолт кына,
Ашыктырмагыз язны!
Кышның да үз матурлыгы:
Кар өелгән тавы бар,
Ябалаклап яуган кары,
Сулап туймас һава бар!
Чыныктырыр салкыны бар,
Мичләренең ялкыны бар,
Суыкларда өшемәскә
Мәхәббәт калканы бар.
Кышның да бар матурлыгы,
Кышның да бар үз яме...
Гомер дә бит ялт-йолт кына--
Ашыктырмагыз!.. Яме?
Фирүзә АБДУЛЛИНА
🔥32👍17❤5
Бездә Казанда 4-5 кибет тезелеп киткән. Берсендә сөт арзанрак, икенчесендә җиләк-җимеш, өченчесендә - күкәй (=йомырка). Сездә авылда алай түгелдер? Бар нәрсәне райпо кибетеннән аласыздыр? Әйбер кайтамы?
❤6
Укучыбыз коментарийларда яза:
Сарайда толке алып китеп бетермэгэн оч Тавык кукэй сала. Шуны биш Песи котеп утыра. Салып та бетерэлэр. Кукэй башын Тишеп эчеп ялап та куялар. Икесен тотып фермага илтеп куйган идек кире кайтканнар. Сорау. Без Хэзер Песи очен Тавык асырыйбызмы инде.
Сарайда толке алып китеп бетермэгэн оч Тавык кукэй сала. Шуны биш Песи котеп утыра. Салып та бетерэлэр. Кукэй башын Тишеп эчеп ялап та куялар. Икесен тотып фермага илтеп куйган идек кире кайтканнар. Сорау. Без Хэзер Песи очен Тавык асырыйбызмы инде.
😁43👍4❤1
Кемдер Рамазан аен куркып, ә кемдер шатланып көтеп ала.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
❤12🔥7🤔5
Боларга ошап китте бугай. 17се көнне тагын Татарча Stand Up буласы ди. Узганында барган идек, кызыклы гына булды. Диваннан арткы санны stand up ясап, тагын "Чулпан"га бармый булмый инде.
👍15🔥4❤1
- Син бу машина урынын чистарттыңмы?
- Юк.
- Ә ник машинаңны куйдың?
- Ә ник куймаска иде?
- Чөнки бу минем урыным.
- Ә ни өчен синеке ул?
- Чөнки аны мин чистарттым.
- Ә ник чистарттың син аны? Бу синең урының түгел бит.
Һәр кыш көне. Казанның һәр дворында.
- Юк.
- Ә ник машинаңны куйдың?
- Ә ник куймаска иде?
- Чөнки бу минем урыным.
- Ә ни өчен синеке ул?
- Чөнки аны мин чистарттым.
- Ә ник чистарттың син аны? Бу синең урының түгел бит.
Һәр кыш көне. Казанның һәр дворында.
😁36👍7
"Всёёё пройдет, и печаль, и радость..." дип җырладылар радиодан. Күңелсез җыр. Радосте булса да проходить итмәсен иде.
😁18
Үзеңне социаль челтәрдәге кешеләр белән чагыштырма. Үзеңне кичәге үзең белән чагыштыр ди.
👍30🔥4❤1
Казан үзәген кардан ялт итеп чистартканнар. Казан үзәгендә яшәүчеләр һәм эшләүчеләр өчен җаныбыз тыныч.
❤20👍3🤔2