Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.76K photos
727 videos
1 file
387 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Вафирә Гыйззәтуллинага бүген 80 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик.
60🙏10
Хоккей яратучы бабайлар йөри иде мәчеткә. Берсендә әйтәләр: "Хәзрәт, бүген тәравихны озак сузма, бүген җаваплы уен" диләр. Гәрчә исәп-хисапны соңыннан да белеп була. Намазның әҗер-савабын алырга ашыгырга кирәк.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍28🔥31
Дүшәмбедән башлыйм дип әйтәсез икән, ул дүшәмбе беркайчан килеп җитмәячәк.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
🔥23👍6🤔4😁2
Әле сез килгән җирегездән бахила белән чыгып китәсездер.
😁39🤔2👍1
Бик карап йөрегез. Түбәләрдән карлар төшә.
🙏181
Кызлар, клубка әтиегез телогрейкасын киеп чыксагыз да була. Оверсайз хәзер модада.
😁14👍7
АШЫКТЫРМАГЫЗ!..

"Ялкытты кыш!— диде берәү.—
Сагындым кояш, назны..."
Яз гомере — ялт-йолт кына,
Ашыктырмагыз язны!

Кышның да үз матурлыгы:
Кар өелгән тавы бар,
Ябалаклап яуган кары,
Сулап туймас һава бар!

Чыныктырыр салкыны бар,
Мичләренең ялкыны бар,
Суыкларда өшемәскә
Мәхәббәт калканы бар.

Кышның да бар матурлыгы,
Кышның да бар үз яме...
Гомер дә бит ялт-йолт кына--
Ашыктырмагыз!.. Яме?

Фирүзә АБДУЛЛИНА
🔥32👍175
Бездә Казанда 4-5 кибет тезелеп киткән. Берсендә сөт арзанрак, икенчесендә җиләк-җимеш, өченчесендә - күкәй (=йомырка). Сездә авылда алай түгелдер? Бар нәрсәне райпо кибетеннән аласыздыр? Әйбер кайтамы?
6
Укучыбыз коментарийларда яза:

Сарайда толке алып китеп бетермэгэн оч Тавык кукэй сала.  Шуны биш Песи котеп утыра.  Салып та бетерэлэр. Кукэй башын Тишеп эчеп ялап та куялар.  Икесен тотып фермага илтеп куйган идек кире кайтканнар.  Сорау. Без Хэзер Песи очен Тавык асырыйбызмы  инде.
😁43👍41
Кемдер Рамазан аен куркып, ә кемдер шатланып көтеп ала.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
12🔥7🤔5
Ярар
😢94
Кайсы якта кайчыны канчы диләр? Сезнең якта түгелдер бит?
🤔11
Боларга ошап китте бугай. 17се көнне тагын Татарча Stand Up буласы ди. Узганында барган идек, кызыклы гына булды. Диваннан арткы санны stand up ясап, тагын "Чулпан"га бармый булмый инде.
👍15🔥41
- Син бу машина урынын чистарттыңмы?
- Юк.
- Ә ник машинаңны куйдың?
- Ә ник куймаска иде?
- Чөнки бу минем урыным.
- Ә ни өчен синеке ул?
- Чөнки аны мин чистарттым.
- Ә ник чистарттың син аны? Бу синең урының түгел бит.


Һәр кыш көне. Казанның һәр дворында.
😁36👍7
Помидорга бер сүз дә табылмаган что ли татарда?
😁213
"Всёёё пройдет, и печаль, и радость..." дип җырладылар радиодан. Күңелсез җыр. Радосте булса да проходить итмәсен иде.
😁18
Хәерле кич
😁1412👍7👎2
Иртәгә дистант
👍132