Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.76K photos
727 videos
1 file
388 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Бер блогер "коллега" сүзен эштәш дип тәрҗемә итте, ул хезмәттәштер инде ул,.

Дип язды укучыбыз.
😁13
Мәгез, журналистлар, әзер сораулар сезгә:

- Ничек хәлләрегез?
- Ничек кәефләрегез?
- Ничек килеп җиттегез?
- Үзегез белән таныштырып узсагыз иде.
- Үзегезнең проектыгыз турында сөйләп китсәгез иде.
- Быел нинди үзенчәлекләр көтелә?
- Алга таба планнарыгыз?
😁42👍32🔥2
Мондыен да саклап куегыз
26🙏4👍3🔥3
БПЛА куркынычы аркасында бүген Казан мәктәпләрендә укыту туктатылды

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50073
😢2🤔1
Илдар Кыямов бүген юбилеен бәйрәм итә

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50074
33👍12🙏8
Бүген Флорид Әгъзәмовка 90 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик.

Флорид абый бик күп журналистларның атасы. Мин аның ачулы чагын, нәрсә өчендер орышканын хәтерләмим. Тыныч кына әйтеп куя иде.

Журфак студентлары еш кына телевидение яки газетага эшкә урнаша да, укулары аксый башлый. Бервакыт койрыкларны тапшырырга җыелдык. Арабызда төрле курстан берничә кеше. Шамил Садыйков инде "Эфир" каналында бүлек җитәкчесе иде. Флорид абый аңа карады да әйтеп куйды: "Ничек инде син шулай йөрисең? Син бит ҖИТӘКЧЕ кеше!". Ничек шулай сүзен таба белә икән дип уйлап куйдым шунда Флорид абый турында.
33👍10
Безнең ТСЖдан түләү кәгазьләре һаман килмәде әле. Куркалар ахры таратырга.
😁381
Эшче һөнәрләр арасында иң зур хезмәт хакы сварщикларда икән. Әллә ни эше дә юк инде: эрет тә ябыштыр.
😁28
Бәлки Тукай премиясен Олимпиада сыман 4 елга бер ясаргадыр? Ялгыш ычкынды, гафу.
👍17😁13
Аська эшли микән, кстати?
😁26🔥1
Әдәби бәйгеләрдә, иҗади бәйгеләрдә гел бер үк кешеләр җиңә. Ә башкалар җиңсен өчен нишләргә?
🤔20😢3👎2
Җитәкчедән хат:
- Вәлиев! Аноним сораштыруда катнашырга онытма! Күрәм, әле һаман катнашмагансың!
😁75
Снегирь һәм синица ничек була татарча? Элек, без яшь чакта күп иде алар. Кая китеп югалдылар? Сезнең авылга кайтып киттеләр мәллә? Ник икесенә дә бер үк исем бирмәгәннәр аларга? Кызылы, сарысы дип. Зәңгәр мәтрүшкә һәм сары мәтрүшкә сыман.
😁207
Бигрәк җыр яратучан халык инде без имә?
2
Вафирә Гыйззәтуллинага бүген 80 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик.
60🙏10
Хоккей яратучы бабайлар йөри иде мәчеткә. Берсендә әйтәләр: "Хәзрәт, бүген тәравихны озак сузма, бүген җаваплы уен" диләр. Гәрчә исәп-хисапны соңыннан да белеп була. Намазның әҗер-савабын алырга ашыгырга кирәк.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍28🔥31
Дүшәмбедән башлыйм дип әйтәсез икән, ул дүшәмбе беркайчан килеп җитмәячәк.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
🔥23👍6🤔4😁2
Әле сез килгән җирегездән бахила белән чыгып китәсездер.
😁39🤔2👍1