«Сәгать төнге бер. Йокларга яткан идек. Шунда Арчи кушаматлы этебез бертуктамый өрә башлады. Бер тәрәзәгә карыйм, буран башлана икән дип уйладым. Икенче тәрәзәгә карыйм...»
Илнар Ялалов янгын нечкәлекләрен сөйләде: https://matbugat.ru/news/?id=50046
Илнар Ялалов янгын нечкәлекләрен сөйләде: https://matbugat.ru/news/?id=50046
🙏4❤2
Йә, ничек сезгә гыйнвар квартплатасы? Хезмәт хакыгызның яртысы хәтле үк булмагандыр әле?
😢15❤2
Япон кухнясында "Яки Эби" дигән роллар бар. Бабай булмаганда ярап тора дигән кебегрәк яңгырый татар колагына.
😁18👍2
"Бүген февраль мени? Ә гыйнвар кайчан булды?" - дип аптырады бүген бер танышым.
😁29🤔4
Нур Алиев белән 1996 елгы "Курай" радиосын искә төшереп утырдык беркөн. "Курай" радиосын тыңлап үскән динозаврлар бармы арагызда? Кайсы ди-джейларны, нинди тапшыруларны хәтерлисез? Бәлки берәр хатирәгез бардыр?
🔥42👍14
Бер блогер "коллега" сүзен эштәш дип тәрҗемә итте, ул хезмәттәштер инде ул,.
Дип язды укучыбыз.
Дип язды укучыбыз.
😁13
Мәгез, журналистлар, әзер сораулар сезгә:
- Ничек хәлләрегез?
- Ничек кәефләрегез?
- Ничек килеп җиттегез?
- Үзегез белән таныштырып узсагыз иде.
- Үзегезнең проектыгыз турында сөйләп китсәгез иде.
- Быел нинди үзенчәлекләр көтелә?
- Алга таба планнарыгыз?

😁42👍3❤2🔥2
БПЛА куркынычы аркасында бүген Казан мәктәпләрендә укыту туктатылды
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50073
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=50073
😢2🤔1
Бүген Флорид Әгъзәмовка 90 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик.
Флорид абый бик күп журналистларның атасы. Мин аның ачулы чагын, нәрсә өчендер орышканын хәтерләмим. Тыныч кына әйтеп куя иде.
Журфак студентлары еш кына телевидение яки газетага эшкә урнаша да, укулары аксый башлый. Бервакыт койрыкларны тапшырырга җыелдык. Арабызда төрле курстан берничә кеше. Шамил Садыйков инде "Эфир" каналында бүлек җитәкчесе иде. Флорид абый аңа карады да әйтеп куйды: "Ничек инде син шулай йөрисең? Син бит ҖИТӘКЧЕ кеше!". Ничек шулай сүзен таба белә икән дип уйлап куйдым шунда Флорид абый турында.

❤33👍10