Халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме Сабантуй бүген башкалабыз Казанда гөрләп узды.
Бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыя алган бәйрәм дә ул.
Гадәттәгечә, сабантуй шау-шулы, күңелле, матур булды. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе чалт аяз булса да, талгын искән җил җәйге челләне йомшартты.
Бәйрәм белән, дуслар!
#Сабантуй2022
#Казан