Депутат ГосДумы Марат Нуриев
646 subscribers
3.02K photos
375 videos
183 links
Марат Нуриев, депутат Государственной Думы РФ VIII созыва 🇷🇺
Заслуженный работник ЖКХ России
Download Telegram
Кадерле дуслар, якташлар!
Республикабыз районнарында милли татар Сабантуйлары гөрләп уза!

Сабантуй бәйрәме — бик олугъ мәгънәле. Чөнки ул язгы басу эшләренең бетүен генә билгеләп калмыйча, татар халкының хезмәт сөючән, кунакчыл, киң күңелле һәм оста игенчеләр булуын да гәүдәләндерә. Татарлар кая гына яшәмәсен, алар Сабан туен бик хөрмәтләп уздыралар.

Апас районында да халкыбызның ел буена көтеп алынган чиккән сөлгеле, баш батырлы, җайдаклы, кунак-төшемле Сабантуй бәйрәме узды. Гаҗәеп матур, җылы, күңелле бәйрәм булды.

Сабантуйлары күңелләрдә бары тик матур хатирәләр калдыручы, шатлыклы булыр, алга таба да игелекле гамәлләр кылу өчен көч-куәт, дәрт һәм илһам бирер, дип ышанып каласы килә.

Барыгызны да Сабантуй бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек, иминлек, аяз күк йөзе телим!

#Сабантуй
#Апас
Весна у всех народов - время возрождения и обновления, пора ожиданий и надежд на мир между людьми, на добрый урожай, на любовь и согласие в семье, на здровоье и счастье детей. Все эти ожилания воплощены в весеннем празднике Навруз.

Сегодня в родном районе Апастово вместе с жителями и гостями района красочно отметили народный праздник Навруз, который знаменует начало нового года. На празднике было многолюдно. Взрослые и дети активно приняли участие в народных забавах и играх. В рамках праздника увидели творческие номера. Также прошла ярмарка, испробовали вкусные блины и горячий чай. Глава района Айрат Зиганшин наградил победителей конкурса ”Шәп сани”.
Пусть этот весенний праздник принесет всем счастье, благополучие, мир!

Бүген туган як, Апас район үзәгендә язгы Нәүрүз бәйрәме күңелле гөрләп үтте. Райондашлар һәм кунаклар бик теләп барлык чараларда да актив катнашты.
Нәүрүз барыгызга да шатлык-сөенечләр, тынычлык, иминлек, мәхәббәт алып килсен!

#Апас
#Апастово
Кадерле дуслар, якташлар!

Бүген туган як
Апас районында халкыбызның ел буена көтеп алынган чиккән сөлгеле, баш батырлы, җайдаклы, кунак-төшемле Сабантуй бәйрәме узды. Гаҗәеп матур, җылы, күңелле бәйрәм булды. Бәйрәмгә тирә-яклардан күп кунаклар, якташлар кайткан.

Сабантуйлары күңелләрдә бары тик матур хатирәләр калдыручы, шатлыклы булыр, алга таба да игелекле гамәлләр кылу өчен көч-куәт, дәрт һәм илһам бирер, дип ышанып каласы килә.

Барыгызны да Сабантуй бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек, иминлек, аяз күк йөзе телим!

#Сабантуй2023
#Апас